Логотип Идель
Яңалыклар

АНА КАПИТАЛЫ - БЕЛЕМ АЛУГА?

Ана капиталы өчен бирелгән акчаларны ата-ананың белеменә тотарга тәкъдим иттеләр.

Ана капиталы өчен бирелгән акчаларны ата-ананың белеменә тотарга тәкъдим иттеләр. Бу хакта Россия Хезмәт министры Антон Котяковка прогрессив белем бирү институты башлыгы Анна Маркс хәбәр итте, дип хәбәр итә «Известия».

Анна Маркс сүзләренчә, әлеге идеяне беренче тапкыр Россия Президенты Владимир Путин Федераль Җыенга 2006 елда юлламасында әйткән.

Юлламада әйтелгәнчә, «бала туганнан соң хатын-кыз озак вакытлар хезмәт эшчәнлегеннән чыгып, үз квалификациясен югалта. Шуңа бәйле рәвештә, Ана капиталы программасы хатын-кызның социаль статусын арттырырга ярдәм итәргә тиеш», — дип хәбәр ителә текстта.

Гамәлдәге чикләүләр ана капиталын ананың белемен арттыруга тотарга мөмкинлек бирми. Шуңа күрә сертификатның чикләрен киңәйтү — дипломнан соң һәм квалификация күтәрү алу мөмкинлеген булдыру күздә тотыла.

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев