-
Мендәр тышын ешрак алмаштырырга тырыш! Йоклаганда чәчтәге пычрак, баш тиресенең калдыклары битне бик нык пычрата һәм мендәр тышында җыела.
-
Америкада Татарстан өчпочмаклары саталар Баксаң, Америкада Татарстан өчпочмаклары саталар икән!
-
БӘЙРӘМ БЕЛӘН СЕЗНЕ, ГҮЗӘЛ ЗАТЛАР! Кадерле хатын-кызлар! Сезне 8 Март — Халыкара хатын-кызлар көне белән тәбрик итәм!
-
75 мең доллар премиягә ия буласың килсә... Медаль һәм акчалата премия ике елга бер тапкыр бирелә. Бүләкләү тантанасы ноябрь ахырында — декабрь башында узачак.
-
Татарстанның атказанган артисты Гүзәл Гарәпшинага – 55 яшь! Спектакль алдыннан, утыз елдан артык гомерен татар театры сәнгатенә багышлаган Татарстанның атказанган атрискасы – Гүзәл Гарәпшинаны юбилее белән котлау тантанасы узды. Талантлы артисткабызга 55 яшь тулды.
-
Фаҗига: карга башы белән сикергән малай, карга батып, һәлак була Төнлә генә туганнары чаң суга.
-
Коронавирус ияртсәң, күкрәк сөте яшел төскә керә? Бик сәер вакыйга...
-
Җырчы Вадим Захаров уңайсыз хәлгә очраган... Концерттан соң Нияз Сафиуллин белән юлга кузгалдык. Трассада безне полиция хезмәткәрләре туктатты. Документларны тикшергәннән соң, машиналарыннан бер абзыйны чакырып китерделәр.
ҖАНИСӘП ТУРЫНДА СӨЙЛӘШИК!
Бер караганда, барыбыз да урта мәктәпне бетергән, укый-яза беләбез, хәтта ел саен диярлек төрледән-төрле сайлауларга йөрибез – халык санын алу анкетасындагы сорауларга җавап бирергә белемебез җитәрлек. Икенче яктан, халык санын алу бланкында юри яки ялгышып хаталы мәгълүмат бирсәң, ул гомуми статистикага кереп китә. Шунысы да бар: җанисәпкә иҗади килеп булмый, монда уйлап кына гамәл кылырга кирәк, дип кисәтә белгечләр. Димәк, безгә төп-төгәл күрсәтмәләр дә артык булмас.
Бу юлы халык санын алу турындагы язмаларның бусында Анкетадагы кайбер сорауларга тукталып үтәрбез. Аларны Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары, Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Мәгариф, фән һәм милли мәсьәләләр буенча комитетының эксперт шурасы әгъзасы, филология фәннәре кандидаты Илгиз Илдар улы Халиков аңлата.
“Анкетада татар кешесе аеруча игътибарлы булырга тиешле сораулар:
10. Владеете ли Вы русским языком? да / нет
Бу сорауга шаяртып яки ниндидер башка ният белән “юк” дип җавап бирергә кирәкми. Русиядә яшәгәч, “әйе” дип куярга кирәк, чөнки рус теле - дәүләт теле. Бу априори. Әлеге очракта шаяручыларны кызганырга гына була. Бу ваемсызлык билгесе. Каш ясыйм дип, күз чыгара күрмәгез!
11. Какими иными языками владеете?
Монда җавап бирер өчен 3 юл калдырылган, ягъни өч телне язып була. Иң беренче тел итеп, әлбәттә, татар телен күрсәтергә кирәк, чөнки бу телебезнең тормышта гамәли кулланылышы, аның таралу даирәсе турында мәгълүмат бирәчәк. Шул ук сорауда 11.1 пункты булып, күрсәткән телләребез каршында тамга кую сорала: Какие из них используете в повседневной жизни? Әлбәттә, “Татарский” дип билгеләгән беренче юл каршындагы шакмакка тамга салырга кирәк! Көндәлек тормышта актив кулланылган телгә дәүләт күләмендәге мөнәсәбәт тә яхшы булырга тиеш, дип өметләник.
12. Ваш родной язык.
Бу сорау астында бер юл бар, шул юлга “татарский” дип язып куярга кирәк. Татар телен ана теле дип санаганнар өчен башка вариантлар юк һәм була да алмый.
14. Ваша национальная принадлежность ( “По самоопределению в соответствии со ст. 26 Конституции РФ”).
Бу сорауга нинди җавап язарга икәнен барлык татарлар болай да белә. Татар кешесе өчен милләтен “татар” дип күрсәтү мөһимлеге бәхәссез!
Җанисәпнең әһәмияте бәхәссез. Әмма ваемсызлар саны һәрвакыт булачак. Шуңа күрә аңлату эшләре алып бару зарур. Инде аңларга теләмәгәннәр хакында халык: “Ана сөте белән кермәгән тана сөте белән керми!” дигән”.
Илгиз Илдар улы әйткәннәргә фәкать шуны өстәргә мөмкин: гаиләдә балалар, авырулар, үзләре җавап бирә алмаслык карт-коры булса, алар өчен дә электрон анкетаны (мәсәлән, Госуслуги порталында) тутырып, 10, 11, 12, 14 сорауларга мотлак дөрес җавап бирик!
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз