Логотип Идель
Яңалыклар

АТНА ЭЧЕНДӘ ИКЕ ЮГАЛТУ

23 февральнең суык көнендә Казанның фәнни җәмәгатьчелеге, татар зыялылары күренекле галим, филология фәннәре докторы, профессор Фатих Урманчеевны соңгы юлга озатты.

23 февральнең суык көнендә Казанның фәнни җәмәгатьчелеге, татар зыялылары күренекле галим, филология фәннәре докторы, профессор Фатих Урманчеевны соңгы юлга озатты. 

Фатих Ибраһим улы Урманчеев 1936 елның 28 маенда Омск өлкәсенең Азов районы Кызыл Маяк авылында дөньяга килә. Омск шәһәрендәге Казакъ педагогия училищесын, Омск дәүләт педагогия институтының тарих һәм филология факультетын тәмамлый. 

Казан Фатих Урманчеевны ике тапкыр үзенә чакырып китерә. Беренче мәртәбә рәсми чакыру 1962 елда була: СССР Фәннәр академиясенең Казан филиалы Тел, әдәбият һәм тарих институты каршындагы аспирантурасына. Ф. Урманчеев аспиратураны уңышлы тәмамлый, кандидатлык диссертациясен яклап, шушы институтның халык иҗаты һәм халык сәнгате тарихын өйрәнү секторында кече фәнни хезмәткәр булып эшли. 

Утыз елдан соң Казан Ф. Урманчены кабат үзенә чакыра, бу юлысы – бөтенләйгә: Татарстан Фәннәр академиясенең Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм тарих институтына (1996 елдан – Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты) Халык иҗаты бүлеге мөдире вазыйфасына. Фатих Ибраһим улы, лаеклы ялга чыкканчы, институтта егерме елга якын шушы вазыйфада хезмәт куя.

Фольклорчы галим буларак, ул татар халык поэтик иҗатын җыю, барлау, жанрларын ачыклау, бигрәк тә аның бәет, дастан, риваять, йола җырлары, уеннары кебек борынгы төрләренең туу һәм формалашу тарихын өйрәнүгә зур игътибар бирә. Галимне һич икеләнмичә татар фольклористикасында яңа фәнни бер юнәлешкә – тарихи-этнографик юнәлешкә нигез салучы дип әйтергә мөмкин. Фатих Ибраһим улы – фәндә бик актив иҗат иткән белгеч: унбиштән артык монография, дәреслекләр авторы. Остаз буларак, ул яшьләр белән күп эшләде, татар гуманитар фәненә байтак  яңа белгечләр әзерләде. Ф. Урманчеевка Татарстанның атказанган фән эшлеклесе дигән мактаулы исем бирелде. Ул Халыкара төрки академия академигы иде. 

Галим турында озак еллар бергә эшләгән коллегалары һәм шәкертләре - ТР Фәннәр академиясенең Г. Ибраһимов исемендәге тел, әдәбият һәм сәнгать институты хезмәткәрләре:

“Затлы, кешелекле, гаять тирән белемле, мөхтәрәм зат иде...” (Илсөяр Закирова), “Затлы, могтәбәр шәхес, олуг галим иде” (Лилия Мөхәммәтҗанова), дигән фикерләр белән социаль челтәрләрдә уртаклаша.

“Татар халык ижатын өйрәнү өлкәсендә юл ярып барган галим һәм бик күп шәкертләренә фәндә үз юлын табарга ярдәм иткән мөгаллим!”дип рәхмәт белдерүчеләр дә шактый. 

Шунысы кызганыч, татар фольклористикасы һәм Г. Ибраһимов исемендәге тел, әдәбият һәм сәнгать институтында хезмәт иткән галимнәр арасында бу инде атна эчендә икенче югалту. 18 февральдә шулай ук күренекле галим Хуҗиәхмәт Мәхмүтовның вафаты турында хәбәр иткән идек (http://idel-tat.ru/news/novosti-tt/khuikhmt-abyy). 

Фатих Урманчеев исеме “Идел” укучысына да таныш. Аның “Татар мифологиясе” энциклопедик сүзлегеннән кайбер мәкаләләр белән 2000 еллар башында журнал үз укучысын даими таныштырып барды. Әлеге дәвамлы проект танылган рәссам Булат Гыйльванов иллюстрацияләвендә тормышка ашырылды. 

Фотолар: 

1.    Фатих Урманчеев

2.    “Идел” дә “Татар мифологиясе. Энциклопедик сүзлек” проекты 


 

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Галерея

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев