Логотип Идель
Яңалыклар

Бал кортларына паспорт: Мәҗбүри түгел, ләкин кирәк

Татарстанда бу эш быелның гыйнвар аенда башланды.

Ишеткәнсездер, умартачылыкка паспортлар биреләчәк, дигән хәбәр чыкты. Февраль дәвамында барлык умарталыкларга да паспортлар тапшыру планлаштырыла. Татарстанда бу эш быелның гыйнвар аенда башланды.

"Без 2019 елда көтелмәгән күренешкә тап булдык - бик күп массада бал кортлары кимеде. Аның бигрәк тә кешегә китергән зыяны шактый булды. Шуңа күрә без бу мәсьәләгә ачыклык кертергә тиеш"-  дип сөйләде Татарстан Аквакультура һәм умартачылык идарәсе генераль директоры – Фәиз Динмөхәммәтов.

Аның фикеренчә, культураны вакытында чәчәргә һәм эшкәртергә кирәк. Быел агулану чарасы булмас дип беркем дә ышанып әйтә алмый.

"Белорусиядә дә шушы ук культураны чәчәләр. Аларда да мондый хәл күзәтелгән. Ләкин аерма шунда - алар бәягә карамыйча, препаратлар алалар. Безнең гаеп - без сипкәне төшеп бетми һәм бер-ике атнага кадәр бара. Алар төнлә чәчеп, төштән соң бал кортларын чыгаралар. Нигә әле безгә дә шулай кулланып карамаска?" - ди Фәиз Динмөхәммәтов. Алар шул сәбәпле, министрлыкка әлеге сорау белән чыканнар. Бүгенге көнгә кадәр умарта тотучылар паспортның әһәмиятле булуын беләләр һәм берсе дә баш тартмый икән. Паспортны булдыру тәртибе белән Татарстан Министрлар Кабинеты Баш ветеринария идарәсенең дәвалау-профилактика чаралары бүлеге җитәкчесе – Солтан Латыйпов таныштырып үтте.

1. Һәр районда да Ветеринария берләшмәсе була. Умартачы шунда барып, гариза яза.

2. Гариза нигезендә райондагы мал табибы умарталар урнашкан җирлеккә бара. Тикшерү уздыра. Беренчедән, кортларны үрчетүнең үз тәртибе бар. Ә икенчедән, ул күршеләргә комачауламаска тиеш. Шуңа күрә ике метр биеклектә рәшәткә куела.

3. Барлык мәгълүматны паспортка язганнан соң, табиб кул куя.

4. Аннары соң райондагы баш табибка барырга кирәк була. Ул исә лаборатория, кортның чирен (булган очракта), дәвалау ысулларын - барысын яза.
5. Паспорт - 160 сум тора. Бу бәягә барысы да кергән. Төп таләп - тышлыгында РФ гербы булырга тиеш һәм анда бер ел дәвамында тикшеренү нәтиҗәләре язылган булуы исәпкә алына.
Бердәм үрнәкле паспортта умарталыкның хуҗасы, аның урнашу урыны, умарта оялары саны, шулай ук умарталыкта уздырылган эшкәртү һәм дәвалау чаралары турында белешмә булачак.

Фото: pixabay.com

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Теги: пчелы, хозяйства, паспорта умарталык хуҗалык бал кортлары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев