-
КҮРДЕГЕЗМЕ: Рөстәм Миңнеханов - танылган фильмнар постерында 1 мартта республика җитәкчесе Рөстәм Миңнеханов туган көнен билгеләп үтә.
-
«Яшь килен» проекты ике форматта үткәреләчәк Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы кысаларында ТР Диния нәзарәте мөселман яшьләре арасында зур популярлык казанган «Яшь килен» проекты яңа дүртенче агымын башлап җибәрә.
-
ҖЫЛЫТА (ниһаять!) Иртәгә, 2 мартта Татарстанга җылы һава торышы кайтачак.
-
Ш. МӘРҖАНИ ИСЕМЕНДӘГЕ ТАРИХ ИНСТИТУТЫНЫҢ ЯҢА КИТАПЛАРЫ Бүген “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында ТР Фәннәр академиясенең Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге Тарих институты нәшер иткән яңа китаплар тәкъдим ителде.
-
Ир-атның гәүдәсе хатын-кызның коесы төбендә табылган Олы яшьтәге хатын-кыз 36 яшьлек улының гәүдәсен табып алган.
-
13 яшьлек көрәшче малай бер ай комада ята... Хәзер Ефим исемле бу малайны Республика клиник балалар хастаханәсенә күчергәннәр.
-
Абыйлы-энеле ике малай Идел елгасында батып үлгән Мәрхүм балаларның мәтеләрен водолазлар эзли.
-
Хәзрәтнең әнисе дә, абыйсы да бер көнне вафат була Рөстәм хәзрәт абыйсы белән бәйле, кечкенә чагындагы хатирәләрен сөйләде.
Башкортстанда котычкыч давыл чыккан
Башкортстанның кайбер районнарыннан давыл узып киткән. Җилнең максималь тизлеге секундына 22 метрга кадәр җиткән. Берничә сәгать эчендә 63 агач, 10 реклама щитлары ауган, 9 автомобиль зыян күргән, 3 электр баганасы һәм бер җәмәгать транспорты тукталышы җимерелгән. Шулай ук давыл 7 бинаның түбәсен алып очырган, 9 урында ут сүнгән.
Бу очраклар Уфа, Ишембай, Стәрлетамак, Салават, Күмертау шәһәрләрендә, Уфа, Благовар, Дәүләкән, Иглин, Куергазы, Кыйгы, Мәләвез, Стәрлетамак, Кырмыскалы, Бәләбәй районнарында теркәлгән.
Һәлак булучы һәм зыян күрүчеләр әлегә юк. Ә Уфаның “Сосны” торак комплексында күзәтү видеокамералары объективына бер карасаң кызык та, кызганыч та хәл эләккән. Көчле җил чүп савытларын хәрәкәткә китерә. Алар бер-бер артлы машиналар өстенә барып бәрелә.
Чыганак: "Башинформ"
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз