-
"Кыямовлар кыздыра": Бүгенге татар журналистына иҗадилык җитми! "Идел-online" ютуб-каналында "Кыямовлар кыздыра" тапшыруының чираттагы чыгарылышы!
-
Әлмәттә “Индустрия скверы” ачыла Монда “Карамай барлыкка килү теорияләре” муралы, “Кояш факелы” медиаобъекты, “Нокта” исемле лазерлы инсталляция белән дә танышырга мөмкин.
-
Яңа 100 сумлык купюралар тәкъдим ителде Иске йөзлекләр 10 ел дәвамында яңалары белән бергә әйләнештә булачак.
-
Оймяконнан Мәскәүгә кадәр... атта! Җайдак сәяхәтче былтыр март башында Оймяконнан чыгып китеп, якынча 9 мең ярым километр юл узган.
-
КФУның «Татар теле, әдәбияты һәм рус теле» дигән яңа программасына 25 бюджет урыны бирелгән 20 июньдә югары уку йортларына беренче курска укырга керү өчен документлар кабул итү кампаниясе башланып китте.
-
"Яңа дулкын" ютуб-каналында Илдар Кыямов башкаруында "Янбикә" җыры "Яңа дулкын" ютуб-каналында яңа җыр урнаштырылды. "Янбикә" җырын телевидение алып баручысы, нәфис сүз остасы Илдар Кыямов башкара.
-
Ренат Әюпов "Йосыф" кыйссасы турында: "Бер-береңне ишетү өчен бераз тынлык кирәк" Кариев театры сәхнәсендә “Йосыф” кыйссасы тәкъдим ителәчәк. Шул рәвешле Яшь тамашачылар театры татар халкының яраткан китабына яңача караш ташларга чакыра.
-
«UenFest» җиңүчеләре “СОЧИ ПАРК”ка юллама отты! Бүген Казан Кирмәне балаларның тавышыннан гөрләп торды. Биредә алар өчен төрле уеннар, чаралар оештырылды.
-
Стресслы хәлләргә ни рәвешле ресурслар тупларга
"Безнең җыр": гала-концертта ниләр көтелә?
"Калеб" яңа буын җыены инициативасы белән үткәрелә торган "Безнең җыр" проектының гала-концерты якынлаша. Белгәнебезчә, әлеге проектның төп үзенчәлеге - яңа җырлар махсус башкаручылар өчен язылган. Концертта ниләр көтелә соң? Тамашачылар кайсы авторларның җырларын кем башкаруында тыңлый алачак?
"Безнең җыр" иҗат лабораториясе "Калеб" кысаларында узган ел уздырылган иде инде. Ул шагыйрь, композитор һәм җырчыларны бергә берләштерә һәм сәнгатьнең төрле өлкәләрендә эшләүче яшьләргә уртак иҗади мохит булдыра алды. Проект шартлары буенча профессиональ өчлекләр ярты ел дәвамында яңа җырлар иҗат итте.
Иҗат лабораториясе дүрт этапта узды. Башлангыч этапта журналистлар, мәдәният өлкәсе белгечләре һәм җәмәгатьчелек катнашында бүгенге эстрада торышына багышланган зур түгәрәк өстәл үтсә, алга таба исә катнашучылар җыр өлкәсендә эшләгән өлкән буын шагыйрь һәм композиторлар белән аралашты, Резеда Ахиярова, Разил Вәлиев кебек олпат сәнгатькәрләр остаханәләре уздырды. Лабораториянең җырлар язу өлеше җәй айларында — ике этапта үтте. Шул чорда язылган 32 җырдан дүртенче — ярымфинал этабында экспертлар тарафыннан 19 җыр сайлап алынды. 20нче җыр intertat.ru сайтында тавыш бирү юлы белән билгеләнде.
Проект кысаларында махсус язылган җырларны Филүс Каһиров, Эльмира Кәлимуллина, Алинә Шәрипҗанова, Айгөл Хәйри, Илнар Миранов, Илүсә Хуҗина, Зәринә Вильданова, Азат Кәримов, Алинә Кәримова, Артур Исламов, Эльза Исламова, Илгиз Мөхетдинов, Айгөл Гардисламова, Сөмбел Ситдыйкова, Алсу Фәйзуллина, Диләрә Төхвәтуллина, Адилә Ганиуллина башкаралар.
Яңа җырлар К.Тинчурин исемендәге драма һәм комедия театры оркестрына кушылып башкарылачак. Режиссер — Радик Бариев. Идея авторы — Гүзәл Сәгыйтова.
"Безнең җыр" гала-концерты 2020 елның 14 апрелендә 18:30сәг.тә Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе залында узачак. Өр-яңа 20 җырдан торган бу концерт ТАССРның 100 еллыгына багышлана.
Фото: Кариев театрының "Вконтакте" төркеме
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз