-
ХӘБИБ НУРМАГОМЕДОВ ФУТБОЛЧЫ КАРЬЕРАСЫН БАШЛАРГА ӘЗЕР! Зур футболда дебютка әзерләнәм, тәкъдимнәр көтәм, ди Хәбиб.
-
Ренат Әюпов гаиләсенә кайгы килгән Без дә режиссёрның һәм аның гаиләсенең тирән кайгысын уртаклашабыз!
-
ДИНИ ТЕМАГА «ТАЯН АЛЛАГА!» ӘДӘБИ КОНКУРСЫ СТАРТ АЛДЫ! «Таян Аллага!» конкурсында 10 яшьтән алып 45 яшькәчә һәрбер теләгән кеше катнаша ала. 10 гыйнвардан 30 апрельгә кадәр шигырь, чәчмә әсәр, пьесалар һәм публицистик язмалар кабул ителә.
-
Яшь галим БӘРӘҢГЕ ИГҮ ТЕХНОЛОГИЯСЕН камилләштергәне өчен Россия Президенты грантына ия булды Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы карамагындагы аграр югары уку йортының яшь галиме Марат Кәлимуллин Россия Федерациясе Президенты грантына ия булды.
-
ЧУЛПАН ЙОСЫПОВА ӘНИ БУЛГАН! Котлыйбыз! Җырчы Чулпан Йосыпованың бәби көткәнен белә идегез бит?
-
ҖАНИСӘП ТУРЫНДА СӨЙЛӘШИК – 3 Илкүләм конкурста катнашып, бүләк отыгыз!
-
ИЛСӨЯР ИКСАНОВАНЫҢ БАЛАЧАК ХЫЯЛЫ НИНДИ БУЛГАН? Илүсәбез кайчандыр шагыйрә белән интервью да эшләгән булган икән!
-
Сәер үлем: Татарстан вахтовиклары Пермь өлкәсендә вагон-өйдә һәлак булган Ир-атларның мәетләрен вагон-өйдә тапканнар.
Бүген Татарстанда коронавирусның 105 яңа очрагы табылган
Бүген Татарстанда коронавирусның 105 яңа очрагы теркәлгән.
Кичәге статистика буенча 102 кешедә коронавирус тапканнар иде.
31 кешене хастаханәгә алып киткәннәр, 74 кеше җиңел формада авырганлыктан дәвалануны өендә уза.
8 очрак чит илдән кергән, 97 кеше вирусны якыннары белән контактка кереп йоктырган.
18 яшькә кадәрге 1 бала,
18 яшьтән 30га кадәр – 18 кеше,
30дан 50гә - 31,
50дән 60ка – 24,
60тан 70 яшькәчә - 27,
70тән 80 яшькәчә - 4 кеше теркәлгән.
Географиясе буенча карасак:
Казан – 41,
Яр Чаллы – 22,
Әлмәт - 6,
Арча - 6,
Балтач - 1,
Биектау -2,
Алабуга - 4,
Кукмара -2,
Лаеш -1,
Лениногорск - 1,
Мамадыш - 4,
Түбән Кама - 11,
Питрәч - 2,
Саба -1,
Тәтештә 1 кеше теркәлгән.
Татарстанда барлык период эчендә 1415 кешедә коронавирус табылган.
Барлыгы 252 кешене (соңгы тәүлектә 68 кеше чыккан) хастаханәдән чыгарганнар.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз