Логотип Идель
Яңалыклар

БҮГЕН ЙОМШАРТУЛАРНЫҢ ЯҢА ЭТАБЫ БАШЛАНА

Казанда коронавирус пандемиясе аркасында куелган таләпләрне йомшартуның тагын бер этабы башланды. Хәзер нәрсәләр рөхсәт ителәчәк соң?

Казанда коронавирус пандемиясе аркасында куелган таләпләрне йомшартуның тагын бер этабы башланды. Хәзер нәрсәләр рөхсәт ителәчәк соң?

1. Балаларның уен бүлмәләре һәм күңел ачу үзәкләре эшли ала.

2. Аквапарк, кинотеатр, театр, цирк һәм спорт ареналарына барлык урыннарның 70%ы тутырылырга ярый. Элек 50% кына иде.

3. Кафе һәм рестораннарга шулай ук 70% рөхсәт ителә. Бер өстәлгә утыручы кеше саны да чикләнмәгән, әмма өстәлләр арасындагы метр ярым аралык сакланырга тиеш.

4. Массачыл чараларны 200 кеше карарга рөхсәт ителә, бина эчендә булса – 100 кешегә хәтле генә.

Хәтерләсәгез, узган атнада Татарстанда беренче тапкыр коронавирус тестын узмаган кешегә штраф салдылар. Шул ук вакытта Россия 4 ил белән авиаэлемтәне ныгытканын да хәбәр иткән идек.
 

Чыганак: e-kazan.ru

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев