«Блогер.Татар» һөнәри блогерлар бәйгесенең җиңүчеләрен белдек!
Ә бүген 21 февральдә – Халыкара Туган тел көнендә җиңүчеләрне игълан итәбез.
2020 елның ахырында игълан ителгән «Блогер.Татар» бәйгесенең нигезләмәсе буенча 10 февральгә кадәр гаризалар кабул ителде.
Ә бүген 21 февральдә – Халыкара Туган тел көнендә җиңүчеләрне игълан итәбез.
Бәйгенең шартлары буенча жюри 10 җиңүчене сайлады. 5сен эшче һөнәрләрдән, 5сен иҗади һөнәрләрдән. Аларның һәркайсына 20000 сум күләмендә акчалата премия тапшырылачак (җиңүчеләр белән элемтәгә чыгарбыз). Якын арада бүләкләү тантанасы да булачак.
«Блогер.Татар» беренче һөнәри блогерлар бәйгесен Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе һәм «Матбугат.ру» порталы оештырды.
«Блогер.Татар» республикакүләм һөнәри блогерлар бәйгесе җиңүчеләре
ЭШЧЕ ҺӨНӘРЛӘР:
Сыер савучы Тәнзилә Идиятуллина 47000 Инстаграм
Дальнобойщик Назыйм Галимов 9000 Инстаграм
Аш-су остасы Гөлчәчәк Фәтхулова (Сургут) 28000 “Вконтакте”
Визажист Айгөл Гатауллина 13000 Инстаграм
Тегүче Альбина Фазлыева 61000 Инстаграм
ИҖАДИ ҺӨНӘРЛӘР:
Шагыйрь Илсаф Тимербайев 9000 Инстаграм
Журналист Финзия Газизова (Австралия) 26000 Инстаграм
Баянчы Илдус Һадиев 14000 Инстаграм
Укытучы, язучы Сәрия Мирзаянова 7000 Инстаграм
Блогер-вайнер Гөлназ Әхмәдиева 18000 Тик-Ток
«Идел» журналы 16+
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев