-
ДИНИ ТЕМАГА «ТАЯН АЛЛАГА!» ӘДӘБИ КОНКУРСЫ СТАРТ АЛДЫ! «Таян Аллага!» конкурсында 10 яшьтән алып 45 яшькәчә һәрбер теләгән кеше катнаша ала. 10 гыйнвардан 30 апрельгә кадәр шигырь, чәчмә әсәр, пьесалар һәм публицистик язмалар кабул ителә.
-
Яшь галим БӘРӘҢГЕ ИГҮ ТЕХНОЛОГИЯСЕН камилләштергәне өчен Россия Президенты грантына ия булды Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы карамагындагы аграр югары уку йортының яшь галиме Марат Кәлимуллин Россия Федерациясе Президенты грантына ия булды.
-
ДИНИ ЯШЬЛӘР ӨЧЕН ТАТАР ТЕЛЕ, ӘДӘБИЯТЫ ҺӘМ ТАРИХЫ БУЕНЧА ОЛИМПИАДА УЗА Татарстан мәдрәсәләре һәм ислам югары уку йортлары шәкертләре арасында татар теле, әдәбияты һәм татар халкы тарихы буенча республикакүләм олимпиада үткәреләчәк.
-
“КИТАП” РАДИОСЫ – МИЛЛИ РАДИО Ишеттегезме әле, “Китап” радиосы FM 98,6 МГц ешлыгында яңгрый башлады. Милли моң, милли әдәбиятны пропагандалауга юнәтелгән радио Татарстан Президенты ярдәме белән тормышка ашырылды.
-
СТРЕСС БЕЛӘН КӨРӘШҮ ЫСУЛЛАРЫ Бу вакытта адәм баласы үз-үзен эчтән ашый, гел тискәре уйлый, үз-үзеннән һәм якыннарыннан шикләнә башлый. Стресс организм өчен бары тик тискәре йогынты ясый. Күп кенә авырлуарның нигезендә стресс ятканын да һәркем белә.
-
«Проза» һәм «Әдәби тәрҗемә» номинацияләре буенча Шәриф Камал исемендәге әдәби премия булдырылды Шәриф Камал айлыгы гыйнвар-февраль аенда әле дәвам итәчәк һәм аның туган көнендә – 27 февральдә төгәлләнәчәк.
-
«ТЕШ - ОРГАНИЗМ КӨЗГЕСЕ» - табиб киңәшләре Табиб киңәшләрен укыйк әле, бик файдалы!
-
ҖАНИСӘП ТУРЫНДА СӨЙЛӘШИК – 2 Гөлсинә Кәбирова – 2021 елгы Бөтенрусия халык санын алу кампаниясенең иң беренче җанисәпчеләреннән берсе. Аның участогы – Төмән өлкәсе Тубыл районы Ачира һәм Изәмәт авыллары. Бер авыл икенчесеннән 25 км ераклыкта урнашкан, тик монда бу зур ара саналмый.
Чәчтарашханәләр эшли башлады
Татарстанда коронавирус инфекциясе пандемиясе фонында гомуми изоляция шартларында чәчтарашханәләр эшен рөхсәт иттеләр. Бу хакта ТР Министрлар Кабинеты карарында әйтелде.
Чәчтарашханәләр эшчәнлеге өчен кайбер кагыйдәләр кертелде:
- смена башланыр алдыннан хезмәткәрләрнең тән температурасын үлчәтергә, ОРВИ симптомнары булу турында сорашырга һәм авырулар билгеләре булган затларның эшенә юл куймаска кирәк;
- бинадагы өслекләрне, гомуми файдалану урыннарын, шулай ук инвентарь һәм җиһазларны көнгә кимендә өч тапкыр дезинфекцияләргә кирәк;
- һәркемгә керергә мөмкин булган урыннарда ОРВИ профилактикасы турында мәгълүмат урнаштырырга;
- смена тәмамланганнан соң бинаны дезинфекция чаралары кулланып җыештырырга.
Оешмаларга һәм шәхси эшмәкәрләргә гражданнар белән үзара ярдәмләшеп, хезмәткәрләрне тире антисептикалары, шәхси саклану чаралары белән тәэмин итәргә, шулай ук килүчеләрнең кулларын дезинфекцияләү чаралары белән эшкәртергә; килүчеләрне алдан язылу буенча гына кабул итәргә, шулай ук кабул итүләр арасында бинаны җилләтү һәм эш урынын, ишекләрне дезинфекцияләү өчен 10 минутлык тәнәфесләр оештырырга; хезмәткәрләр арасында 1,5 метрдан да ким булмаган социаль дистанцияне үтәргә кирәк.
20 апрельдән цифрлы үткәргечләр системасына 11 нче максат - "чәчтарашханәдә булу" өстәләчәк. Татарстанлылар чәчтарашханәдә булу өчен цифрлы пропускларны онлайн рәвештә ovid19.tatarstan.ru сайттагы шәхси кабинет аша гына ала алачак. Чәчтараш янына айга бер тапкыр гына барырга мөмкин булачак. Үткәрү вакыты - ике сәгать.
Чыганак: инде
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз