Логотип Идель
Яңалыклар

"Әдәбият тарихы"н әзерләүчеләргә Тукай премиясе дә жәл түгел. Шикелле...

Сөенечле вакыйга: «Татар әдәбияты тарихы»ның алтынчы томы дөнья күрде. Бик зур хезмәт дип бәяләнергә хаклы һәм кулдан кулга йөреп укылырга тиешле фундаменталь җыентык.

Сөенечле вакыйга: «Татар әдәбияты тарихы»ның алтынчы томы дөнья күрде. Бик вакытлы бу! Бик зур хезмәт дип бәяләнергә хаклы һәм кулдан кулга йөреп укылырга тиешле фундаменталь җыентык.

«Татар-информ» үткәргән матбугат конференциясендә әлеге китапны тотып карарга да насыйп булды. 

Белмәгәннәр өчен искәртеп үтим: Татарстан Фәннәр Академиясенең Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты тарафыннан Татарстан китап нәшрияты белән берлектә мең елдан артык чорны иңләгән «Татар әдәбияты тарихы» эшләнә. Хөкүмәтнең «2014-2020 елларга ТР дәүләт телләрен һәм Трда башка телләрне саклау, өйрәнү» дәүләт программасы нигезендә нәшер ителә. Бүген аның алты томы дөнья күрде. Һәр китапның тиражы – 1500 данә. Аларны китапханәләргә, мәктәп-гимназияләргә, югары уку йортларына юллаганнар инде. 

Хәтерлим, без филологлар булырга укыганда, әлеге томлыкларны бик теләп өйрәнгән идек. «Әдәбият белеме сүзлеге» дигән китапны да, әдәби терминнарны хәтергә ныграк уелырлык итеп таушалдырып бетергән идек. Язучылар, аларның әсәрләре турында соры тышлык белән нәшер ителгән «Совет әдәбияты тарихы»ннан үзләштердек. Аһ, шәп китап иде ул. Дөрес, хәзерге галимнәребез элеккеге томлыкларның чор идеологиясенә бәйле кимчелекләрен дә билгеләп уза: борынгы һәм урта гасырларга караган чорның байтак авторлары, әсәрләре урын алынмаган, 1917 елга кадәрге әдәбиятта ислам дине белән бәйле сүз сәнгатенең тыгыз бәйләнеше берьяклырак бәяләнә, ХХ гасырга караган әдәбият тарихында хакимлек иткән партия йогынтысы ачык сизелә, совет чоры әдәбияты «ак таплар»дан һәм аерым әдипләр иҗатына субъектив бәядән котыла алмаган һ.б. Әмма ничек булса да, татар әдәбиятының тарихы өйрәнелде. Туксанынчы еллар ахырында татар телендә диссертация яклау мөмкинлеге дә бар иде бит – безгә бәхет елмайган иде шул…

Сигезтомлык, әлбәттә, билгеле бер чорларга мөнәсәбәтле рәвештә бүленгән. Беренче том – борынгы чорлардан унбишенче гасырга кадәр, икенче том – унбишенче-уналтынчы йөзләрдән унсигезенче гасыр ахырына кадәр, өченче том – унтугызынчы гасыр, дүртенче том – егерменче гасыр башы, бишенче том – октябрь инкыйлабыннан алып 1956 елларны үз эченә ала, алтынчы том – 1956-1986 еллар, җиденче том – 1986 елдан гасыр ахырына кадәр, сигезенче том – егерме беренче гасыр башы. 

Алтынчы томлыктагы материаллар бик катлаулы чорга туры килә. Сталин режимы фаш ителгән, «Хрущев җепшеклеге» булып алган, илдә торгынлык… «Әмма әдәбиятта һич кенә дә торгынлык сизелми – милли нигезләргә кайтуга аяк баскан чор бу, – ди җыентыкны төзүчеләрнең берсе галим Әлфәт Закирҗанов. – Классик традицияләр белән бергә, яңа, авангард эзләнүләр башлана. Татар әдәбиятын җитди сыйфат үзгәрешләренә китерә ул. Иҗатлары дөнья әдәбияты биеклегендә бәяләнә алырлык әдипләр үсеп чыга. Татар әдәбиятының көмеш чоры бу!» Галим Равил Рахмани исә «көмеш чор» төшенчәсе белән килешергә бик ашыкмый, Һади Такташлар чорын шулай дип бәяләү яклы. «Әмма ничек кенә булса да, әдәбият ул – ярату дигән сүз. Әсәрләрдә кеше язмышы ярылып ята. Татар язмышын барлыйсың килсә – әдәбият укы! Ә әдәбият тарихы ул – исемнәрне барлап чыгу белән генә чикләнми, фәлсәфә, идеяне барлый, кеше шәхесенең әдәбиятта чагылышын өйрәнә».  

Алтынчы томны әзерләүдә катнашкан галимә Айгөл Ганиева, хезмәтнең бер яңалыгы булып республикадан читтә яшәүче әдипләр иҗатында татар мотивларын барлау тора, дип белдерде. Алай гына да түгел, читтә яшәүче авторлар да җәлеп ителгән. Балалар әдәбияты, җырлар буенча да төпле монографик язмалар урын алган. 

Һәр елны бер том исәбеннән, сигезтомлыкны 2020 елга әзерләп, укучылар кулына тапшыру күздә тотыла. 

Әдәбият тарихын әнә шулай бөртекләп өйрәнү, шуны халыкка җиткерү бик зур эш, саваплы хезмәт, минемчә. Төзүчеләренә Тукай премиясе дә жәл түгел шикелле. 

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Галерея

Теги: татар әдәбияты

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев