Логотип Идель
Яңалыклар

Диктантта җибәрелгән төп хаталар билгеле

Диктантлар тикшерелде, билгеләр куелды, тиздән алар dictant.tatar сайтына кертеләчәк — ул арада иң еш ясалган 10 хатага күзәтү ясыйк.

Үткән атнаның шимбәсе бөтен дөнья "Татарча диктант" язды.

Диктантлар тикшерелде, билгеләр куелды, тиздән алар dictant.tatar сайтына кертеләчәк — ул арада иң еш ясалган 10 хатага күзәтү ясыйк.

1. «Хәтта» сүзе (хаттә, хәттә түгел)
Мисал:
Уены да шунда, дәреслекләре дә, фильмнары да, музыкасы да, фотосурәтләре дә, хәтта шпаргалкалары да…
Кагыйдә:
Истә калдырырга кирәк.

2. «Урта Азия» сүзе
Мисал:
Якын-тирәдә генә түгел, Урта Азиянең чүлләренә, далаларына кадәр үк барып җиткәнбез.
Кагыйдә:
Ялгызлык исемнәр баш хәрефтән языла.

3. Кереш сүзләр янында өтер кую
Мисал:
Беренчедән, компьютер — компьютер инде ул.
Икенчедән, компьютерның милләте юк.
Бәхетебезгә, без андыйлар түгел!
Кагыйдә:
Кереш сүзләр һәрвакыт өтерләр белән аерыла.

4. Ия белән хәбәр арасына тире кую
Мисал:
Без — китаплы халык.
Беренчедән, компьютер — компьютер инде ул.
Китапсыз күңел — буш күңел, китапсыз йорт — нурсыз йорт, китапсыз милләт — киләчәксез милләт.
Кагыйдә:
Ия белән хәбәр исем белән белдерелсә, алар арасына тире куела.

5. Ике нокта кую
Мисал:
Шунысы мөһим: без үзебез генә белемле булып калмаганбыз, мәгърифәт нурларын башка тугандаш халыкларга да өләшкәнбез.
Кагыйдә:
Ялгызак мөнәсәбәтле сүзе булган баш җөмлә иярчен җөмләдән алда килсә, җөмләләр (компонентлар) арасына ике нокта куела.

6. Да/дә кисәкчәсе
Мисал:
Аның җаны да, хисе дә юк.
Кагыйдә:
Да/дә кисәкчәсе һәрвакыт аерым языла!
Чагыштырыгыз:
Агачта (кайда?) җимеш үсә.
Урманда агач (нәрсә?) та, куак та үсә.

7. «Фотосурәт» сүзе (сҮрәт түгел)
Кагыйдә: Истә калдырырга кирәк.

8. «Шигем» сүзе (щигем, чигем түгел)
Кагыйдә: Истә калдырырга кирәк.

9. Тиңдәш кисәкләр арасына өтер кую
Мисал:
Иман нурын да, дөнья цивилизациясенең казанышларын да, халкыбызның бай тарихын да, рух ныклыгын да безгә китап биргән.
Кагыйдә:
Тиңдәш кисәкләр арасына, җыючы теркәгечләр булмагач очракта, өтер куела.

10. Синтетик иярчен җөмләдән янында өтер кую
Мисал:
Китап белән кермәгәнне, компьютер белән кермәсә, нишләрбез?
Кагыйдә:
Снтетик шарт иярчен җөмлә баш җөмләдән өтер белән аерыла.
(...-сә.),[...б.җ.]. 

Чыганак:urbantatar

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев