-
Ш. МӘРҖАНИ ИСЕМЕНДӘГЕ ТАРИХ ИНСТИТУТЫНЫҢ ЯҢА КИТАПЛАРЫ Бүген “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында ТР Фәннәр академиясенең Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге Тарих институты нәшер иткән яңа китаплар тәкъдим ителде.
-
«Идел»нең ике журналисты «Динем - Ислам, милләтем - татар» бәйгесендә җиңүче булдылар! Әлеге конкурста 70 журналист гариза биргән, барлыгы 434 эш каралган.
-
Казан аграр университетының студентлар халык театры җитәкчесе Роберт Галиев вафат Роберт Галиев кисәк, йөрәге тотып вафат булды...
-
ТИЗДӘН КОЙМАК БӘЙРӘМЕ БАШЛАНА Урамда суык борынны тешләсә дә, тиздән кыш озату бәйрәмнәре башлана.
-
Абыйлы-энеле ике малай Идел елгасында батып үлгән Мәрхүм балаларның мәтеләрен водолазлар эзли.
-
Хәзрәтнең әнисе дә, абыйсы да бер көнне вафат була Рөстәм хәзрәт абыйсы белән бәйле, кечкенә чагындагы хатирәләрен сөйләде.
-
Ринат Рахматуллин хатын-кызлар турында: "Без мужиклар «охотниклар» бит инде, «добыча» эзлибез…" "Интертат" электрон газетасында журналист Габдерәхим белән җырчы Ринат Рахматуллин арасындагы кызыклы сөйләшү урын алган.
-
Онлайн-мәдрәсәдә белем алучыларның саны 23 меңнән арткан Беренче Татар онлайн-мәдрәсәсе эшли башлауга бер айдан артык вакыт узып китте.
ДИНИ ТЕМАГА «ТАЯН АЛЛАГА!» ӘДӘБИ КОНКУРСЫ СТАРТ АЛДЫ!
Каләм тибрәтүче дусларыбыз! Сезгә бик тә мөһим яңалыгыбыз бар!
Дини темага «Таян Аллага!» әдәби конкурсы старт алды! Аны ТР Диния Нәзарәте, Россия Ислам институты белән берлектә, «Идел» журналы оештыра.
«Таян Аллага!» конкурсында 10 яшьтән алып 45 яшькәчә һәрбер теләгән кеше катнаша ала. 10 гыйнвардан 30 апрельгә кадәр шигырь, чәчмә әсәр, пьесалар һәм публицистик язмалар кабул ителә. Әсәрләрдә Аллаһны зурлау, ислам дине алга сөргән әхлакый, тәрбияви һәм рухи кыйммәтләр, тормыш иткәндә ирешелгән хикмәтләр, дини остазлар язмышы яктыртыла ала.
Әлеге бәйгегә үз вакытында татар мәгърифәтчесе, галим һәм дин эшлеклесе Вәлиулла хәзрәт Якупов нигез сала. Узган елгы бәйгедә җиңүчеләр эшләре белән «Идел» журналының декабрь санында (№12, 2020 ел), кайберләре белән биредә:
http://idel-tat.ru/news/literatura-tt/pimadur-khikya
http://idel-tat.ru/news/literatura-tt/yaratu-yashsen-yorkt таныша аласыз.
«Таян Аллага!» – Россия Федерациясендә яшәүче татарлар арасында талантларны барлау һәм берләштерү, аларның иҗади эшчәнлекләрен үстерү максатында уздырыла.
Конкурсның бурычлары: сәләтле яшьләргә, башлап язучыларга иҗади үсеш өчен шартлар булдыру; татар телен, әдәбиятын, мәдәниятен һәм ислам динен пропагандалау.
Бәйгенең нигезләмәсе - 600ac0fccf2ad_Tayan Allaga 2020.pdf
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз