Логотип Идель
Яңалыклар

«ЕЛ ГАИЛӘСЕ»: Бәхет - бер-береңне аңлауда

Заһидуллиннар гаиләсен зур җиңүләре белән котлыйбыз!

Рөстәм Заһидуллин белән без аның фотокүргәзмәсе аша яхшы таныш. 

Әлеге гаилә Россиянең «Ел гаиләсе» җиңүчесе булган! 

Рөстәм һәм Лилия Заһидуллиннар «Ел гаиләсе» Бөтенроссия конкурсының «Авыл гаиләсе» номинациясендә җиңгәннәр.

Бүләкләү Әниләр көнендә, 29 ноябрьдә, Мәскәүдә узачак, диелә хәбәрдә. 

Заһидуллиннар гаиләсе экспертларны авылдашлары өчен үрнәк булып торуы белән әсир иткән. 

Лилия һәм Рөстәм, гаилә бәхетенең сере бер-берсен аңлауда, яратуда һәм яклауда яшеренгән, диләр. Гаилә өч бала тәрбияли һәм нәкъ менә шушы кыйммәтләргә аларны да өйрәтергә тели.

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев