Логотип Идель
Блоглар

Фотокүргәзмә (РӨСТӘМ ЗАҺИДУЛЛИН)

Иртәнге авыл. Көтү инде җәйләүгә юл тоткан. Балаларын җитәкләп, авыл урамыннан атлаучы әти кеше горурлык кичерә. Шул арада матур күренешләрне фотога да төшереп алырга өлгерә ул. Авыл тормышынафанатларча гашыйк кеше! Өч бала үстереп, төп нигезне саклап калган, районда үзен чын лидер итеп таныткан шәхес ул – Рөстәм Рафис улы Заһидуллин!

    Иртәнге авыл. Көтү инде җәйләүгә юл тоткан. Балаларын җитәкләп, авыл урамыннан атлаучы әти кеше горурлык кичерә. Шул арада матур күренешләрне фотога да төшереп алырга өлгерә ул. Авыл тормышынафанатларча гашыйк кеше! Өч бала үстереп, төп нигезне саклап калган, районда үзен чын лидер итеп таныткан шәхес ул – Рөстәм Рафис улы Заһидуллин! Татар дөньясына үзенең көрәшчеләре белән танылган Балтач районы Бөрбаш авылында туып үсә, шунда гомер кичерә егет. Казан дәүләт авыл хуҗалыгы академиясен тәмамласа да, хезмәт юлы Балтач районы яшьләр эшләре һәм спорт бүлегендә таба. Республика, Бөтенрусия күләмендәге яшь җитәкче бәйгесе җиңүчесе. ТРның спорт отличнигы. Канат, пауэрлифтинг буенча Русия чемпионы, лапта спорт уен төре буенча Русия спорт остасына кандидат. Былтыр «Нечкәбил» конкурсында тормыш иптәше Гран-при алса, Рөстәм үзе «Иң булган әти» номинациясендә җиңү яулады. Ә фотосурәтләре, чыннан да, күргәзмәгә куярлык бит?!

    Сез фотога төшерү белән мавыгасыз, инстаграмыгызда менә дигән фотоларга лайклар явып кына торамы? Идел журналы битләрендә фотокүргәзмә оештырабыз! Берәр темага туплап, idel-kazan@mail.ru адресы буенча фотоларыгызны безгә юллагыз. Үзегез турында кыскача белешмә дә язып җибәрергә онытмагыз.

Шулай ук карагыз:

ФОТОКҮРГӘЗМӘ [АЛСУ ҖАМАЛИЕВА]

ФОТОКҮРГӘЗМӘ (ГӨЛИЯ)

ФОТОКҮРГӘЗМӘ [АЛСУ ҖАМАЛИЕВА]
Тулырак: http://idel-tat.ru/news/blog-tt/fotokrgzm-alsu-amalieva
Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Галерея

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев