Логотип Идель
Яңалыклар

Еланнан сакланабыз!

Калын кием аша елан үтеп керә алмый.Кроссовкалар яки инде сапоги киюегез еланның аягыгызны чага алмавына 100 процент гарантия булып тора,

Танылган блогер "Инстатарка" (Резеда Миннегулова) Азнакайда еланнар пәйда булуын сөйләп, инстаграмга видео кертте.

- Мин беләм: алар чагалар, бигрәк тә балалар өчен дә куркам, - дип киңәш сорап язган.

Язылучылары аңа еланның куркыныч булмавын, хәзер бик артып китүләре турында әйткән. Әмма еланнан саклану өчен нишләргә соң? 

ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының штаттан тыш баш токсикологы Алия Насыйбуллина һәм Идел-Чулман табигый тыюлыгы өлкән хезмәткәре, герпетолог Алексей Павлов җавабы:

- Елан агуы ул – ялкынсыну барлыкка китерә торган аксымнар комплексы. Кара елан тешләгәннән соң шеш барлыкка килә һәм тән кызарып чыга, шул чаккан урынында тән кайнарлана, температурасы арта. Кайвакыт кеше хәлсезләнә һәм аның кан басымы төшәргә мөмкин, чөнки кан шул җәрәхәтләнгән урында оеша. Елан агуы үлемгә китерерлек дәрәҗәдә куркыныч түгел, ләкин җилкә, муен тирәләреннән чакканда шеш тын юлларын каплый, ул очракта кеше һава җитмәүдән вафат булырга мөмкин. 

Елан күбрәк аяк һәм кулларны чага. Бу очракта беренче ярдәмне дөрес күрсәтсәң, елан агуы тормыш өчен куркыныч түгел.

- Әлбәттә, урманга яки җиләккә барганда калын киенергә кирәк. Үзегез белән аллергиягә каршы дару алырга онытмагыз. Җитәрлек күләмдә су да йөртегез. Су дигәнем газлы, татлы эчемлекләр түгел, ә гади төче су. Елан чакканда хәлегезне җиңеләйтү өчен бик күп су эчәргә кирәк, шулай ук аллергиягә каршы дару да кабып куярга. Хастаханәгә бару мәҗбүри. Чөнки елан агуына реакция төрле булырга мөмкин: аллергиклар яки кан оюы белән проблемалары булган кешеләргә бу икеләтә куркыныч. Җәрәхәткә салкын әйбер куярга, жгут салырга ярамый – дәвалау озаккарак сузылачак. Шулай ук яраны кисеп алу, агуны суыру да мәгънәсез эш. Ерак юлларга яки сәяхәткә чыкканда хастаханә адресларын алдан ук карап куярга киңәш итәм.

Калын кием аша елан үтеп керә алмый.Кроссовкалар яки инде сапоги киюегез еланның аягыгызны чага алмавына 100 процент гарантия булып тора.

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев