Яңалык/Эксклюзив
-
Ренат Әюпов гаиләсенә кайгы килгән Без дә режиссёрның һәм аның гаиләсенең тирән кайгысын уртаклашабыз!
-
ДИНИ ТЕМАГА «ТАЯН АЛЛАГА!» ӘДӘБИ КОНКУРСЫ СТАРТ АЛДЫ! «Таян Аллага!» конкурсында 10 яшьтән алып 45 яшькәчә һәрбер теләгән кеше катнаша ала. 10 гыйнвардан 30 апрельгә кадәр шигырь, чәчмә әсәр, пьесалар һәм публицистик язмалар кабул ителә.
-
Яшь галим БӘРӘҢГЕ ИГҮ ТЕХНОЛОГИЯСЕН камилләштергәне өчен Россия Президенты грантына ия булды Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы карамагындагы аграр югары уку йортының яшь галиме Марат Кәлимуллин Россия Федерациясе Президенты грантына ия булды.
-
ДИНИ ЯШЬЛӘР ӨЧЕН ТАТАР ТЕЛЕ, ӘДӘБИЯТЫ ҺӘМ ТАРИХЫ БУЕНЧА ОЛИМПИАДА УЗА Татарстан мәдрәсәләре һәм ислам югары уку йортлары шәкертләре арасында татар теле, әдәбияты һәм татар халкы тарихы буенча республикакүләм олимпиада үткәреләчәк.
-
«Әкият» курчак театрында «Мырау батыр» спектаклен куячаклар. Беренче тапкыр! «Әкият» курчак театрында беренче тапкыр Нәкый Исәнбәтнең «Мыраубай батыр» әсәре буенча спектакль куярга ниятлиләр.
-
КАСТИНГ: «Без — кырык беренче ел балалары» әсәре буенча төшереләсе фильмга актерлар сайлыйлар «Татаркино» оешмасы генераль директоры, продюсер Миләүшә Айтуганова социаль челтәрләр аша кастинг булуы хакында хәбәр итә.
-
ҺАВА ШАРТЛАРЫ НАЧАРЛАНА БАШЛЫЙ Иртәгә Татарстан территориясендә томан төшәчәк.
-
Чаллыда йөртүчесе үлгән машина алты машинаны бәрдергән «Мерседес» шоферыннан тыш, зыян күрүче булмаган.
Электрон пропусклар һәм белешмәләр кирәк булмаячак
Май бәйрәмнәреннән соң тагын бер яңалык көтелә: республика буенча хәрәкәт итү өчен махсус пропуск алырга кирәк булмый.
Бу турыда «Татар-информ» агентлыгына Татарстан Юстиция министрлыгының норматив-хокукый актларны теркәү һәм эшчәнлекне хокукый тәэмин итүче бүлеге җитәкчесе Эльмира Слепнева хәбәр итә.
«Татарстан Министрлар Кабинеты „Татарстан Республикасында коронавирус инфекциясе таралуны булдырмау чаралары турында“ яңа постановление кабул итте. Документның яңа редакциясендә 12 майдан башлап республикада хәрәкәт итү өчен рөхсәт алу каралмаган», — диде Слепнева.
Аның сүзләренчә, гражданнарга өйдән чыгу өчен эш бирүчедән белешмә яки смс-код алу таләп ителмәячәк.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз