Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!
  • Рус Тат
  • Реклама
    ТАССР 100 ел
    Яңалык/Эксклюзив
    Видео
    • Стресслы хәлләргә ни рәвешле ресурслар тупларга

    Фәрһад Мөхәммәтҗанов Тинчурин театрыннан китә

    22 августта Кәрим Тинчурин театрында «Ядәч! Исемдә!» спектакле Фәрһад Мөхәммәтҗанов катнашында соңгы мәртәбә куелачак. Күптән түгел Тинчурин театры яшь актерының МХАТ мәктәп-студиясенә укырга керүе билгеле булды. Фәрһад Игорь Золотовицкий һәм Сергей Земцов курсында белем алачак. Шулай итеп, татар театрының һәм киносының кабынып килүче йолдызы Фәрһад Мөхәммәтҗанов Казаннан да, Тинчурин театрыннан да китә. Бу хакта театрның матбугат хезмәте хәбәр итә, дип яза Ватаным Татарстан.

    Шулай да Фәрһад Казан белән бөтенләйгә саубуллашырга җыенмый. Белем алгач, аның Казанга кире кайту уе да юк түгел. Ә хәзергә ул яраткан тамашачыларын «Ядәч! Исемдә!» спектакленә килеп, аның белән саубуллашып, изге теләк теләп калырга чакыра.

    Реклама

    Фәрһад Мөхәммәтҗанов Кәрим Тинчурин театрында 2021 елның көзеннән эшли башлады. Венгрия режиссеры Сәрдәр Таһировский куйган «Ядәч! Исемдә!», Туфан Имаметдиновның «Асылкош» спектакльләрендә баш рольләрне башкарды. 2022 елда «Ядәч! Исемдә!» спектаклендәге Сәрдәр роле өчен «Дебют» номинациясендә «Тантана» премиясенә лаек булды.

    Фәрһад Мөхәммәтҗанов шулай ук тамашачыларга «Рәхәт яшибез!», «Бер-бер хәл» сериаллары аша яхшы таныш.

    Яшь актер, чибәр, сөйкемле егетнең уй-фикерләре, тормыш кагыйдәләренең кайберләре белән журнал укучыларыбызны да таныштырып узган идек: idel-tat.ru

     

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Комментарии (0)
    Осталось символов:
    Реклама
    • Арктикага чакыру
    • Үзмәшгульләргә!
    • Уңайлы шәһәр мохите формалаштыру
    • Физик затларның керемен декларацияләү
    • Санкция чикләүләре шатларында Россиянең финанс системасы эшчәнлеге
    • Налог бурычларың турында хәбәрдар бул!
    • Наркотиксыз тормыш
    • Тәртип радиосын тыңла
    • 3-НДФЛны - 30 апрельгә кадәр
    • "Китап" радиосын тыңла!