-
18 нче майда Казан Кремле музейларына бушлай кереп булачак 18 нче майда Казан халкы һәм кунаклары ТР Дәүләт сынлы сәнгать музеена, ТР Дәүләт сынлы сәнгать музееның Заманча сәнгать галереясына һәм «Хәзинә» милли сәнгать галереясына бушлай керә алалар.
-
СТУДЕНТЛАР – СТУДЕНТЛАРГА Бу проектлар студентлар тарафыннан студентлар өчен эшләнелә. Нәкъ менә шундый синтез вакытында гына тыгыз элемтәләр корыла, очкын һәм чараларда үзенә күрә бер романтика барлыкка килә.
-
"Көй-мелодия" тапшыруында - кечкенә гармун "Идел-онлайн" ютуб каналында "Көй-мелодия" тапшыруының яңа чыгарылышы. Бу юлы музыкант Илнур Ганиев кечкенә гармун турында сөйли.
-
"Ярдәм" фонды мохтаҗларны тукландыруны дәвам итә "Ярдәм-помощь" гомуммилли хәйрия фонды аз керемле һәм мохтаҗларны тукландыруны дәвам итә.
-
Анзор Нәбиуллин башкаруында - "Әдрән диңгез" "Яңа дулкын" ютуб-каналында яңа видео чыкты. Яшь җырчы Анзор Нәбиуллин башкаруында - "Әдрән диңгез"! Легендар җырга - яңа сулыш
-
Бөек Җиңүнең 77 еллыгына Шушы авыл татарлары – безне исән калдыручы, ашатучы, сыендыручы булды. Нәселебезне саклап калдылар.
-
Туры сүзле Илялов Рәмзи Илялов турындагы язмада «фәлән герой шикелле батырлык кылган» дигән штамп кулланмаячакбыз – һәр сугышчының биографиясе, хәрби юлы – кабатланмас, үзенчәлекле. Гомумән, татарлар сугышта бүтәннәр артыннан гына ияреп йөрмәгән.
-
Үзебез сайлыйбыз! Татарстанда 2023 елда төзекләндерелә торган паркларны сайлау өчен тавыш бирү башланды. 14 яшьтән өлкәнрәк һәр битараф булмаган кеше 30 майга кадәр үз фикерен белдерә ала.
-
Синең тавышың Татарстанны тагын да яхшырак итәргә ярдәм итәчәк!
Газинур Моратның юбилей кичәсе ничек узган?
Бу атна башында Тукай премиясе лауреаты Газинур Морат 60 яшьлек юбилеен гөрләтеп үткәрде. Бәйрәм Тукай клубында узды. Язучының туган көне чын мәгънәсендә бәйрәм булды. Кичә “Газинур Морат дусларын җыя” дип исемләнгән иде. Хезмәттәшләре дә юбилярны котларга бәйрәмчә, милли киемнәр киеп килгән. Менә, мәсәлән, Галимҗан Гыйльманов, Газинур дусты хөрмәтенә бию башкарды.
Ә менә Гәрәй Рәхимн турында кичәдә Роберт Миңнуллин шигырь чыгарып өлгергән. Аны ул үз инстаграм битенә урнаштырган.
"Гәрәй Рәхимнең чын йөзе. Менә бу чынлап та Григорий Васильевич Родионов ичмасам! Дөресен әйтим, Татарстанның халык шагыйре Гәрәй Рәхимне керәшен киемендә беренче тапкыр күрүем! Ну килешә икән үзенә! Чын керәшен!
Бу фотоны күргәч, Гәрәйгә багышланган кыска гына бер шигырем искә төште.
***
Гәрәй Рәхим төшми һаман
Шәп шагыйрьләр чутыннан.
Язганнарын укып карыйм, -
Шәп шагыйрь бит,
чукынган!"
Кунаклар залны тутырып килгәннәр. Традиция буенча, бәйрәм "Туган тел" җыры белән төгәлләнгән. Кичәдән соң Газинур Морат бәйрәменнән бик канәгать булуын да әйткән.
tatar-inform фотолары
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз