Логотип Идель
Яңалыклар

ГӨЛНАРА АБИТОВА: «МИН ҺӘРЬЯКЛАП БӘХЕТЛЕ»

25 сентябрь көнне Кариев театры артисты Гөлнара Абитованың 50 яшьлек юбилей бенефисы булып узды.

25 сентябрь көнне Кариев театры артисты Гөлнара Абитованың 50 яшьлек юбилей бенефисы булып узды. Актрисага «ТАССРның 100 еллыгы» медале һәм Казан шәһәре башкарма комитеты мәдәният идарәсенең мактау грамотасы бүләк ителде.

Абитова Гөлнара Әюп кызы
Татарстан Республикасының атказанган артисты (2009 ел).
Татарстан Республикасы Театр әһелләре берлеге әгъзасы.
1970 елның 19 апрелендә Казан шәһәрендә туа.
1989 елда Казан театр училищесын тәмамлый.
Габдулла Кариев исемендәге Казан Татар дәүләт яшь тамашачы театрында 1992 елның маеннан эшли.

Кариев театрының баш режиссеры Ренат Әюпов Гөлнара Абитованың тугры артист булуын ассызыклады: «Бу батырлык дип саныйм мин. Гөлнара театрны яратты: кечкенә роль булсынмы ул, зурмы, лирик, трагик роль булсынмы – барысын да күңеле аша үткәреп, тамашачыга җиткерә белде.»

«Кеше гомере яшәгән еллары белән билгеләнә, диләр. Ә менә артист гомере рольләре белән билгеләнәдер. Яңа, яхшы рольләр, тагын да яңа биеклекләр, зур масштаблы образлар телим», — диде Габдулла Кариев исемендәге Яшь тамашачылар театры директоры Гүзәл Сәгыйтова.

Тантана вакытында Татарстан Мәдәният министрлыгының халыкара һәм төбәкара хезмәттәшлек бүлеге әйдәп баручы киңәшчесе Алинә Гюрелли юбиляр Гөлнара Абитовага ТАССР оешуының 100 еллыгына багышланган истәлекле медален тапшырды.

Татарстанның һәм Россиянең халык артисты Әзһәр Шакиров юбилярны Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры исеменнән котлады: «Хөрмәтле тамашачы, кадерле кунаклар шундый көнне залны тутырып килгәнегез өчен барыгызга да зур рәхмәт. Менә шулай бер-беребезне зурларга, хөрмәт итәргә кирәк. Гөлнара, үскәнем, сине театрыбыз исеменнән шушы зур бәйрәмең белән чын күңелдән тәбрик итәм. Телебез, милләтебез юкка чыкканда син гомереңне татар театрына, аның сәнгатенә, халкына багышладың. Мин, чыннан да, халкыма хезмәт иттем дип горурлык белән яшәргә язсын».

Юбилярны котларга театр училищесында укыган курсташлары Резидә Төхвәтуллина, Инсаф Абдулла, Әлфия Хәбибуллина, Миләүшә Нәҗмиева, Фәнзилә Сабирова, Марс Гайфуллин һәм башкалар килгән иде.

Гөлнара Абитова килгән кунакларның барысына да рәхмәтен белдерде: «Мин һәръяклап бәхетле. Яраткан ирем, нәсел дәвамчыбыз – улым, сөекле театрым бар. Театрга тугры калып, бик күп еллар иҗатта кайнадым, без бер гаилә шикелле. Үз тормышыма чиксез рәхмәтлемен. Киләчәктә дә яңа үрләр яулап исәнлектә яшәргә язсын».

Кичәдә «Мәхәббәт күгәрченнәре», «Ут чәчәге», «Гашыйк буласым килә», «Шәй-бу! Шай-бу!», «Корт» спектакльләреннән Гөлнара Абитова катнашында өзекләр күрсәтелде. 

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Теги: Кариев театры

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев