Яңалык/Эксклюзив
-
Ш. МӘРҖАНИ ИСЕМЕНДӘГЕ ТАРИХ ИНСТИТУТЫНЫҢ ЯҢА КИТАПЛАРЫ Бүген “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында ТР Фәннәр академиясенең Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге Тарих институты нәшер иткән яңа китаплар тәкъдим ителде.
-
«Идел»нең ике журналисты «Динем - Ислам, милләтем - татар» бәйгесендә җиңүче булдылар! Әлеге конкурста 70 журналист гариза биргән, барлыгы 434 эш каралган.
-
Казан аграр университетының студентлар халык театры җитәкчесе Роберт Галиев вафат Роберт Галиев кисәк, йөрәге тотып вафат булды...
-
ТИЗДӘН КОЙМАК БӘЙРӘМЕ БАШЛАНА Урамда суык борынны тешләсә дә, тиздән кыш озату бәйрәмнәре башлана.
-
Ринат Рахматуллин хатын-кызлар турында: "Без мужиклар «охотниклар» бит инде, «добыча» эзлибез…" "Интертат" электрон газетасында журналист Габдерәхим белән җырчы Ринат Рахматуллин арасындагы кызыклы сөйләшү урын алган.
-
Онлайн-мәдрәсәдә белем алучыларның саны 23 меңнән арткан Беренче Татар онлайн-мәдрәсәсе эшли башлауга бер айдан артык вакыт узып китте.
-
Бүген юлларда бозлавык булырга мөмкин Көндез болытлы, ә төнлә аязучан болытлы һава торышы көтелә.
-
Таксида барганда җырчы Рината Тэй белән күңелсез хәл булган Җырчы Рината Тэйның көне бик уңышлы башланмаган әле...
12 сәгать буе татарча нәрсә турында сөйләшергә була?
Татар теле әкренләп Ютубка да керә башлады. Ялларда бер төркем татар яшьләре 12 сәгать буе (иртәнге уннан кичке унга кадәр) туры эфирда татарча сөйләшеп утырды. Бу татар телендә иң озын видео булды.
Туры эфир кунаклары арасында татар яшьләре лидеры Тәбрис Яруллин, танылган татар рэперы Батыр Харис, алып баручы, радио ди-джее Айсылу Лерон, блогер Әдилә Әхмәтова, блогер Рөстәм Исхаков һ.б. бар иде.
Туры эфирны Алсу Хафиз һәм Ләйлә Лерон үткәрде. Алып баручылар кунаклар белән татар дөньясындагы иң кайнар яңалыклар хакында фикер алышты.
Әлеге эфирны хәзер дә карап була.
Чыганак: tatar-inform
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз