Логотип Идель
Яңалыклар

Һава торышы үзгәрә

Бүген Татарстанда тотрыксыз һава торышы көтелә, һава температурасы бераз төшәчәк.

Бу турыда Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәгенә сылтама белән «Татар-информ» хәбәр итә.

Республикада алмашынучан болытлы һава торышы саклана. Иртән явым-төшем ихтималы аз, әмма кайбер урыннарда төнлә төшкән томан кала. Көндез һәм кич төбәктә урыны белән, Казанда да кыска вакытлы яшенле яңгыр көтелә.

Җил көньяк-көнбатыштан исә, аннары юнәлешен төньяк-көнбатышка үзгәртәчәк. Көндез аның тизлеге секундына 4-9 метрдан 6-11 метрга кадәр фаразлана, ә кайбер урыннарда, шул исәптән Татарстан башкаласында 15-18 метрга кадәр көчәергә дә мөмкин.

Республиканың көньягында һәм көнчыгышында салкынча төннәрдән соң, Казанда +21..+23 градуска кадәр җылыта.

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев