Логотип Идель
Яңалыклар

Иң бай министрлык билгеле

Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы узган елда түләүле хезмәтләр күрсәтүдән иң күп акча – 5,36 миллиард сум керткән.

Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы узган елда түләүле хезмәтләр күрсәтүдән иң күп акча – 5,36 миллиард сум керткән.

Финанс министрлыгы хисабыннан күренгәнчә, кереме буенча икенче урынга Мәгариф һәм фән министрлыгы чыккан (1,3 миллиард сум). Ведомство карамагындагы һөнәри белем оешмалары барыннан да уздырган – 1 миллиард сумнан артыграк күләмдә керем керткән. Мәдәният министрлыгы 1,1 миллиард сумлык акча эшләгән. Ведомствога театр-концерт учреждениеләре 832,3 миллион сум күләмендә керем китергән.  Кинотеатрлар исә – нибары 10,9 миллион сум гына.

Урман хуҗалыгы министрлыгы 831,37 миллион сум акча эшләгән. Министрлыкка урман хуҗалыклары – 827,9 миллион сум, урман янгыннарын сүндерү үзәге – 1,2 миллион сум керткән.

Ә менә Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы түләүле хезмәтләрдән барыннан да азрак акча эшләгән (629,5 мең сум). Керемне аңа Умартачылык идарәсе китергән. Икътисад министрлыгының да бу яктан мактанырлыгы юк – нибары 1,6 миллион сум.

Чыганак: Ватаным Татарстан

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев