-
СУПЕР-ФИНАЛИСТНЫ 1 МИЛЛИОН СУМ КҮЛӘМЕНДӘ ТӨП БҮЛӘК КӨТӘ «Яңа моң» Халыкара бәйгесенә гаризалар кабул итү төгәлләнгән. Бәйгегә 7 илдән барлыгы 800 гариза килгән. Алар арасыннан 50 иң яхшы кандидатны сайлап алып, Уфага чакырачаклар, дип яза «Башинформ» агентлыгы проектның җитәкчесе Элвин Грейга (Радик Юльякшин) сылтама белән.
-
ВИДЕО: Татар театрына килгән тамашачыга көтелмәгән, бәлки бераз уңайсыз сораулар Блогер Алсу Хафиз исә сәхнә артында булып кайтты.
-
АЧЫК УНИВЕРСИТЕТ ҺӘМ ТАТАР КИТАБЫ ЙОРТЫ ЛЕКТОРИЙЛАР ЦИКЛЫНА ЧАКЫРА Курслар һәм пәнҗешәмбе һәм җомга көнне 17:00да Татар китабы йортында узачак.
-
«TATAR СҮЗЕ» БӘЙГЕСЕНЕҢ I ТУРЫ ТӘМАМЛАНДЫ! Жюри әгъзалары бәйгегә тәкъдим ителгән 4000 гә якын язманың 335ен II турга сайлап алдылар. II турга узган конкурсантларның язмалары жюри тарафыннан февраль башында каралачак.
-
Моргенштерн ресторанда ничә сумга ашый? "Сәлам хәерчеләргә!" — дигән музыкант роликта.
-
71 яшьлек бабайга бензин сибеп, ут төрткәннәр... Имгәнгән ир-ат хастаханәдә берничә көн яткач, вафат булган.
-
Авариядә имгәнгән кызның телен теккәннәр Имгәнгән хатын Яңа ел бәйрәмнәрендә реанимациядә була, аннары аны палатага чыгаралар. Хәзер аңа озак вакыт реабилитация таләп ителә.
-
САК БУЛЫГЫЗ: Юлларда көчле бозлавык 27 гыйнвар Казанда 1 градустан 3 градуска кадәр салкын көтелә
«ИДЕЛ» ЯШЬЛӘР ҮЗӘГЕ ДИРЕКТОРЫ ВАЗИФАСЫНА КОНКУРС!
Республикада «Идел» яшьләр үзәге директоры вазифасына конкурс игълан ителде. Бу хакта ТР Яшьләр эшләре министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.
«Идел» 1999 елдан бирле республикадан читтә яшәүче татарлар белән эшли.
«Конкурста татар һәм рус телләрен ирекле белгән, мәгариф, яшьләр сәясәте, мәдәният, спорт һәм туризм өлкәсендә эш тәҗрибәсе булган югары белемле РФ гражданнары катнаша ала», — дип сөйләделәр матбугат хезмәтендә. Моннан тыш, кандидатның иҗтимагый һәм проект эшчәнлеге тәҗрибәсе булырга тиеш.
Конкурс өч этапта үткәрелә: читтән торып — 7-17 декабрьдә, көндезгесе — 21-23 декабрьдә һәм нәтиҗәләрне игълан итү 24 декабрьдән соң булачак. Читтән торып үткәрелгән этап барышында конкурсантлар оештыру комитетына резюме, мотивацияле хат һәм үзәкне үстерү концепциясен тәкъдим итәргә тиеш.
Конкурс шартлары белән тулырак ТР Яшьләр министрлыгы сайтында танышырга мөмкин. Материалларны s.mk@tatar.ru электрон почтасына «Директор вазифасы конкурсына» тамгасы белән җибәрергә кирәк
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз