ЛӘЙСӘН САФИНА: «ТАТАР ЯШЬЛӘРЕ КӨННӘРЕ ХӘРӘКӘТЕ ЯШӘСЕН!»
Төп нәтиҗә шул: һаман саен хөкүмәтне сүгү кирәк түгел – кемнәндер көтеп ятканчы, эшләп күрсәт! Менә Татар яшьләре көннәренә – 30, «Идел» яшьләр үзәгенә – 20. Ә чынлыкта бит «Идел» яшьләр үзәге нәкъ шул Татар яшьләре көннәрендә барлыкка килгән, 1990 елдан бирле һәммә резолюцияләргә «Казанда ел дәвамында төбәкләр белән эшли, ел дәвамында элемтәдә тора һәм методик ярдәм күрсәтә торган үзәк булдырырга» дип кереп барган. «Идел» яшьләр үзәге 1999 елда рәсми рәвештә ачыла. Ә Татар яшьләре көннәре уздырыла башлаганда әле яшьләр белән эшләү өчен җавап бирә торган аерым структура да булмаган. Дәүләт яшьләр сәясәтенә былтыр егерме биш ел тулды, ә Татар яшьләре көннәре утызын тутыра.
Ләйсән Наил кызы Сафина – «Идел» яшьләр үзәге директоры.
Әлмәт шәһәрендә туып үскән. Казан дәүләт университеты журналистика факультетының татар бүлеген кызыл дипломга тәмамлаган.
Студент чагыннан ук яшьләр хәрәкәтендә актив катнаша. Татар яшьләре көннәренә беренче тапкыр 2008 елда делегат буларак килә. Шул килүеннән аны «Идел» яшьләр үзәгеннән җибәрмиләр, эшкә калдыралар.
– Татар яшьләре көннәрендә катнашучылар – кемнәр алар, ниндиләр?
– 18 яшьтән алып 30 яшькә кадәр булган егетләр-кызлар катнаша ала. Ләкин бирегә һәркем эләгә алмый. Моның өчен үз төбәгендә татар хәрәкәтендә катнашу кирәк. Шул очракта гына яшь кеше Татар яшьләре көннәренә юллама алачак. Квоталарны билгеләгәндә төбәктәге оешманың активлыгына карап бүләбез, ягъни алар ел дәвамында ничек эшләгән? Күбрәк урынны активраклар ала да. Бирегә киләләр, танышалар, бер-берсенең эшчәнлеген анализлыйлар, ярышалар.
Алар, башка оешмаларда ничек эшләгәннәрен күреп: «Ә нигә бездә болай? Фәлән төбәктән, мәсәлән, сигез кеше, ә без өчәү генә, нигә безгә квота аз бирелде?» – диләр. Әгәр дә мәсәлән, Әстерхан, Иваново өлкәсендә, Пермь краенда оешмалар яхшы эшли икән, аларның вәкилләре монда килергә тиеш, дип саныйбыз.
Әгәр кайсыдыр төбәктә бер-ике кеше генә бар икән – аларның эшләүләре дә шулай гына. Эшләгән оешмалар белән эшләмәгәннәрне берничек тә чагыштырып булмый. Аннары рәсми рәвештә теркәлү узып, үз исеменнән эш алып барган иҗтимагый оешмага бернәрсә дә җитми. Кызганыч, бүген Татарстаннан читтәге төбәкләрдә бөтен яшьләр оешмалары да теркәлү узмаган. Кемнәрдер милли-мәдәни мохтарият, кемдер татар иҗтимагый үзәкләре каршында эшләп килергә мөмкин. Ләкин ул да – татар яшьләренең аерым оешмасы булу түгел әле. Мәсәлән, Пермьдә «Чәк-чәк» оешмасы бар, алар теркәлгән, тулы канлы оешма булып яшиләр. Хәзерге заманда бит грантлар системасы үсеш алган. Гади генә итеп әйткәндә, мөстәкыйль оешмалар олы абый-апаларның рөхсәтен көтмичә, үзләре гариза язып, грант ота алалар. Алар үзләре ниндидер легитим мөрәҗәгатьләр кабул итә алалар. Алар бәйсез – шуңа күрә иҗтимагый оешма да инде ул. Без күп еллар дәвамында яшьләр оешмаларын максималь рәвештә легитим итәргә тырыштык һәм хәзер дә моның мөһимлеген аңлатабыз.
– Яшьләр грант программаларында катнашамы?
– Русиядә хәзер иҗтимагый оешмаларга гына түгел, аерым кешеләргә (физик затларга) да грантлар бүлеп бирелә. Ил күләмендә төрле форумнар бар, мәсәлән, «Таврида», «Байкал» ише форумнарда төрле номинацияләрдә проектлар белән катнашып, физик зат буларак, үз идеяләреңне тормышка ашырыр өчен бер миллион ярым сумга кадәр грант отып була.
2017 елдан бирле Татарстан да татар яшьләр иҗтимагый оешмаларына грант бүлеп бирү системасын булдырсын иде, дип сорыйбыз. Рөстәм Нургали улы Миңнеханов катнашында министрлык коллегиясендә шундый гозер белән чыгыш ясаган идем. Мәгариф һәм фән, мәдәният министрлыклары төбәкләргә грантлар бүлә. Ә без егет-кызларга акча бүлеп бирә алмыйбызмыни соң? Әлегә бу хәл ителмәгән мәсьәлә. Узган елны милли-мәдәни автономия шурасы рәисе Илдар Ирек улы Гыйльметдиновтан сорап, өч оешмага грант бирдек. Аның суммасы зур түгел: җитмеш, илле һәм утыз мең сумлык кына. Федераль милли-мәдәни мохтәрият – үзе дә иҗтимагый оешма, ләкин яшьләргә ярдәм итү мөмкинлеген тапты. Җитмеш мең сумлык грант алган Наилә Галиева Омск өлкәсенең Тайчы авылыннан. Алар авылында атлар асрыйлар икән, шуңа күрә Тайчы дип атала, логотипларында да ат сурәтләнгән. Грантны ул авылга кергәндәге юлда стела куйдыртуга тотты. Билгеле, бу сумма стела куюның бөтен чыгымнарына җитми. Ләкин проектын шушы авыл кешеләре ясаган, андагы эшкуарлар материаллар белән ярдәм иткән. Наилә үзе хакимияттән рөхсәт юллау һәм барлык оештыру мәшәкатьләрен өстенә алган. Яшьләр һәрвакытта да уен-көлке, җыр-бию, дискотека белән генә кызыксынмый. Аларның да зур идеяләре бар. Ул бит гади генә юл күрсәткеч түгел. Күз алдыгызга китерегез: Омск өлкәсендә татар телендә стела. Нигезендәге идея нинди бит аның!
Тагын бер грант откан Гөлнур Зиннәтуллина – Төмән өлкәсеннән. Ул Тубыл шәһәренең татар балаларын җыеп «Татар балалар лидеры мәктәбен» оештыра. Бу «Идел» яшьләр үзәгенең челтәр проекты. Аны Казанда гына түгел, башка төбәкләрдә дә оештырабыз. Уку елы дәвамында балаларны каникул вакытында җыеп, тагын бер укыту платформасы булдыру, лидерлык компетенцияләрен үстерү, аларны иҗтимагый эшләр белән шөгыльләнергә өйрәтү бу.
Өченче җиңгән егет, Рөстәм Галимов, Пермь краеннан. Ул шушы ук балалар лидерлык мәктәбен төбәкнең алты татар авылында уздыра.
Миңа калса, бүген кайсы төбәкне генә алып карасак та, актив эшли торган, идеяләре булган, идеясе нигезендә шәп миссия ята торган проектлар бар. Әмма күп очракта, бигрәк тә хәзерге вазгыятьтә, һәрнәрсә онлайн форматка күчә. Һәм татар эшкуарларының дә яшьләргә булышыр мөмкинлеге юк. Грантлар системасы күп нәрсәне хәл итәр иде. Яшьләргә ярдәм булмаган очракта, аларның монда алган импульслары, янып йөрүләре үзләренә кайткач та, кайчагында бер-ике айдан ук сүрелә. Без Татар яшьләр лидерлары мәктәбендә тыңлаучыларны грантка проектлар язарга, документларны тутырырга өйрәтәбез. Әйбәт идеяң булса, бүген аны матур итеп «төреп» бирә белү мөһим. Бу эшкә өйрәнүчеләр бар, тиз генә өйрәнә алмаучылар да бар, аларны да өйрәтергә кирәк. Яшьләр оешмалары грантлар системасыннан читтә калмасын иде – «олылар» оешмаларына милли эшләргә акчалар бүлеп бирелә бит.
– Татар яшьләре көннәре – Татарстанның мөстәкыйльлеге турындагы декларациянең яшьтәше. Алар икесе дә 1990 елның җәендә дөньяга килде. Ләйсән, бу ике вакыйга арасында мәгънәви бәйләнеш бармы, ничек уйлыйсыз?
– Әлбәттә, бар. Татар яшьләре көннәре – ул менә шушы туксанынчы еллардагы сәяси, милли хәрәкәтнең казанышы бит инде. ТЯК – дәүләт тарафыннан башланган проект түгел. Ул татар студентлары инициативасы белән башланган хәрәкәт. Резеда Сафиуллина һәм Рим Гыйлфанов идеясе белән. Без тугандаш төрки халыклар белән бик актив элемтәдә торабыз, бер төрки халыкта да утыз ел дәвамында үткәрелеп, һич туктап калмаган, шуның кадәр күп активистлар үстереп чыгарган хәрәкәт юк.
Татар яшьләренең беренче көннәрендә катнашкан кешеләр – без аларны зурлап, ветераннар дип атыйбыз – безгә төрлечә карый. Кемдер: «Без беренче ТЯК уздырганда мәйданнарга чыгып азатлык дауладык, ә сез алай эшләмисез», – диләр. Әйе, без аны эшләмибез. Чөнки замана һәм вазгыять үзгәрде. Ул вакытта сәяси мөмкинлек бар иде – ничә гасырлар узгач, татарларга өр-яңадан мөстәкыйльлекне сорап түгел, даулап алу. Мәсәлән, Фәүзия апаның ачлык игълан итүе шуңа бер адым булды да. Әмма утыз ел буена гел мәйданда җыелып «Азатлык!» дип сөрән салу бик пафослы һәм мәгънәсез булыр иде, миңа калса.
1990 ел вакыйгаларын бөрбөтен итеп карыйм. Без бит үзебез дә шул мөстәкыйльлек чорының продуктлары. Мин, мәсәлән, үземне суверенитет баласы, дип исәплим. Татарстан бәйсезлек алмаган булса, рус шәһәре Әлмәттән килеп, татар журналистикасы факультетына укырга кергән булыр идемме икән? «Идел» яшьләр үзәгендә эшләвемне дә мин шулай кабул итәм. Чөнки менә шушы елларда татар мәктәпләрендә, татар гимназияләрендә белем алган буын, без – милли хәрәкәттә. Бу бит уникаль күренеш!
Мөстәкыйльлек турында декларация булмаган очракта, бүген татар яшьләре көннәре дә, «Идел» кебек оешмалар да, иҗтимагый үзәкләр дә булмас иде. Бик күп заманча проектлар: татарча аланнар, татарча хосусый балалар бакчалары һәм аерым хосусый нәшриятлар, хәтта милли ризык тәкъдим иткән кафелар да булмас иде. Мәсәлән, «Түбәтәй» милли туклану бренды җитәкчесе Солтан Сафин кайчандыр (мин «Идел» яшьләр үзәгенә эшкә урнашканчы ук) «Изге Болгар серләре» дигән чатырлы алан проектында катнашкан. Соңрак без аның белән Казан дәүләт университетында укыдык, бер сәхнәләрдә чыгыш ясадык. Мөстәкыйльлек алган
Татарстанга килеп, татар теле, татар мәдәнияте, татар тарихына шул дәрәҗәдә мәхәббәт белән янган ул – үзенең бизнесын да милли юнәлештә корган. Аның бит идеясе кызыклы һәм, иң мөһиме, ул эшли. Бердәнбер генә дә түгел ул бүгенге көндә: «Кыстыбый» да ачылды. Форматлары бер үк диярлек, алар бер-берсенә күпмедер дәрәҗәдә конкурент, әмма болар икесе дә – хәрәкәттәге бизнес!
Ихтыяҗ тәкъдимне тудыра. Ләкин тәкъдим дә ихтыяҗны тудыра. Ә ул тәкъдимне, продуктны тудыру, кризис чорында бик зур табыш китермәсә дә, безне башкалардан алдынгы итә. Бүтәннәрдә булмаган ризыкны кабып карау, бүтәннәрдә булмаган киемне кию – бик кызыклы күренеш, һәм ул омтылыш башка милләтләрдә дә бар. Ә хәзер кайбер нәрсәләрдә алар бездән үрнәк ала. Һәрхәлдә, мин әле Русиядә кокошник киеп йөрүче кызлар бардыр, дип уйламыйм. Ә калфак-түбәтәй киючеләр бар! Беренчедән, милли кием киярдәй кызлар-егетләр, икенчедән, аны үз куллары белән җитештерүчеләребез бар, Аллага шөкер.
– Тагын нинди милли проектларыбызны башкалар үзләренә өлге итеп алырга әзер?
– Татар яшьләре көннәренә былтыр без башкорт яшьләрен чакырдык. Дөресрәге, алар үзләре проектны эчтән күреп, өйрәнергә теләк белдерде. Роберт исемле егет чараларыбызда катнашты. Хисләр бераз гына сүнгәч, тынычлангач, күрештек. «Роберт, ничек?» – дип сорыйм. Татарда шундый хәрәкәт барлыгына аның исе киткән. (Башкортлар белән ике арада бераз ярышу да бар бит инде, ул безгә кадәр дә шулай булган.) Иң беренче, ул олы яшьтәге кунакларыбыз, лекция укыган Гамирҗан Дәүләтшин, Николай Максимовның, урта буын вәкиле Руслан Айсинның яшьләргә хәерхаһлыгына шаккаткан. Яшьләр арасында кайнаган өлкәннәргә бер гаҗәпләнсә, яшьләрдәге ихтирамлылыкка тагын бер сокланган. Буыннар чылбырының өзелмичә саклануын күреп, ул: «Башкортлардан кемнәр генә яшьләр арасында шул рәвешле мәш килергә әзер булыр икән?» – дип уйга калган. Алар да үзләрендә шундый көннәр үткәрү турында хыяллана.
– Ләйсән, сез ТЯК тарихын өйрәнәсез. Нинди яңа мәгълүмат таптыгыз, кызыклы нәтиҗәләр ясадыгыз?
– Төп нәтиҗә шул: һаман саен хөкүмәтне сүгү кирәк түгел – кемнәндер көтеп ятканчы, эшләп күрсәт! Менә Татар яшьләре көннәренә – 30, «Идел» яшьләр үзәгенә – 20. Ә чынлыкта бит «Идел» яшьләр үзәге нәкъ шул Татар яшьләре көннәрендә барлыкка килгән, 1990 елдан бирле һәммә резолюцияләргә «Казанда ел дәвамында төбәкләр белән эшли, ел дәвамында элемтәдә тора һәм методик ярдәм күрсәтә торган үзәк булдырырга» дип кереп барган. «Идел» яшьләр үзәге 1999 елда рәсми рәвештә ачыла. Ә Татар яшьләре көннәре уздырыла башлаганда әле яшьләр белән эшләү өчен җавап бирә торган аерым структура да булмаган. Дәүләт яшьләр сәясәтенә былтыр егерме биш ел тулды, ә Татар яшьләре көннәре утызын тутыра.
Рим Гыйлфанов, Резеда Сафиуллиналар ТЯК үткәрү инициативасы белән чыккач, Илдар Гыйльметдинов (ул вакытта ВЛКСМ өлкә комитеты секретаре) аларга «Волга» лагеренда беренче Татар яшьләре көннәрен оештырырга булышкан. Интернет юк, мобиль телефоннар юк – икенче елга инде бу турыда шулкадәр сүз таралган, хәтта, ветераннар сөйләвенә караганда, алар Казанга килеп төшкәч, тимер юл вокзалында трамвайга керәләр һәм: «Кайда монда татар яшьләре көннәре?» дип сорыйлар икән. Һәм «Волга» яшьләр үзәгенә ничектер үзләре барып җитә торган булганнар! Хәзерге заманда мондый хәлне күз алдына китереп тә булмый инде.
Билгеләнгән урыннардан күбрәк кеше җыелган, мәсәлән, өч-дүрт кешелек бүлмәләрдә алтышар кеше яшәгән. Раскладушкалар, матраслар табып урнаштырганнар. Алар ничек яшәгәндер, анысын белмим. Әйтүләренә караганда, анда бик кызык булган, төннәрен бер-ике сәгатькә кереп черем итеп кенә алганнар. Татар яшьләре көннәрен уникешәр көн уздырганнар!
Соңыннан Татарстанда, Русия төбәкләрендә күпләгән татар оешмалары барлыкка килде. Казандагы барлык оешмалар диярлек – Татар яшьләре көннәре «продукты», чөнки шушы хәрәкәт яшьләр, балалар белән эшләүнең никадәр әһәмиятле булуын аңлатты. Ләкин татарстанлылар өчен андый оешмалар берничә генә булырга тиеш түгел. Минемчә, гомумән, конкурентлык һәрвакытта алга баруга этәргеч бирә. Интервью алганда журналистлар да бу хакта еш сорый, янәсе, безнең бит форум бар, нигә инде ул ТЯК диләр. Яки киресенчә, нигә инде ул форум, диләр. Күпсенергә кирәкми, әгәр шулхәтле теләгең бар икән, хәрәкәткә кушылып, үзеңнән өлеш керт. Бервакыт бер журналист: «Ну сезнең бит инде Татар яшьләре көннәренә килгән яшьләр татарча сөйләшми», – ди. Мин шунда аңа: «Әйдә, рәхим ит, рәсми рәвештә сине татар телен укытырга чакырам», – дидем. Ул риза булмады, вакыт юк диде. Казанда яшәүче татарлар, мәктәптә ун ел татар телен укып чыкса да, татарча сөйләшми. Ә татарчаны төбәкләрдә якшәмбе мәктәбендә атнасына бер көн ишетә торган кеше ничек татарча сөйләшергә тиеш? Ләкин чеп-чи рус шәһәре, бер мәчете дә булмаган Владимирда яшәгән Михаил Мортазин, әнисе, хатыны рус милләтеннән була торып, ике малаен татар итеп үстерә. Аның татарча сөйләшүе әле хәзер дә чамалы, ләкин бит тырыша ул. Исемен татарчага, Мөкатдәс итеп алмаштыруы гына да никадәр кадерле.
– Татар яшьләре көннәре ничек уза?
– Татар яшьләре көннәрен үткәргәндә без беркайчан әзер программа гына тәкъдим итмәдек. Аларга ниндирәк очрашулар, ниндирәк юнәлешләр кирәклеген сорыйбыз. Программалар үткәрүне төбәкләрдән килгән яшьләрнең үзләренә тапшырабыз, алар аны алып бара. ТЯК – ул фикер алышу, проектлар алышу мәйданы.
«Без генә үткәрдек һәм авторлык хокукы бездә», – димибез. «Без үткәрдек, ләкин сез үз төбәкләрегезгә адапцияләгез», – дибез. ТЯК күп кенә атрибутларын гамәлгә кертте. Слоганнар уйлап таптык: «Татар булсаң, татар бул!», «Мин – татар баласы», «Миндә ага татар каны» ишеләр. Һәм ул яшьләргә шулкадәр кадерле булып керә, алар хәтта үз төбәкләренә кайтып, урамда шул футболкалар белән йөри, мәктәпләренә, университетларына киеп бара. «Очрашу урыны – «Идел» дигән шигарьне яшьләр үзләре уйлап чыгарды.
Яшьләр бер-берсенә карата игътибарлы. Спикерларга карата да бик ихтирамлы мөнәсәбәттә. Олылар моны үзләре дә әйтә: «Бардыр инде арада тартучылары да, ләкин без берсен дә күрмәдек», – диләр. Ягъни, «олылар алдында яхшы түгел». Тагын бер тәрбия моменты: үземнән яшьрәк кызлар-егетләр миңа, оештыру комитетында булгач, Ләйсән апа, дип эндәшәләр иде. Ул да безнең милли рух, татар тәрбиясенең бик ачык күрсәткече.
Тагын бер ягы кызыклы: яшьләр үсеп килүче буын белән эшләргә кирәклеген аңлады, балаларыбызга салынган «татар оеткысы» үз нәтиҗәсен якын киләчәктә күрсәтер. Алда әйтеп узган челтәр проектлары (Татар балалар лидеры мәктәбе, җәйге аланнар) моңа ачык дәлил булып тора! Мисал өчен, бүген Әстерхан, Төмән, Новосибирск, Сарытау, Ульян өлкәләрендә, Удмуртия Республикасында, Пермь краенда һәм татарлар күпләп яши торган башка төбәкләрдә безнең челтәр проектлары уңышлы уза.
– Ләйсән, Татар яшьләре көннәренең киләчәген ничек итеп күз алдына китерәсез?
– Элеккегеләр ничек күз алдына китерде икән аны? Бер утыз елдан соң нәкъ бүгенгечә булыр дипме, әллә башкачамы? Мөгаен, башкачадыр. Ул вакытта бит инде татар иркен сулап куйган иде. Менә хәзер мәктәпләрдә татар телен «кыскартырлар» дип һичкем уйламагандыр. Без инде, гомумән, хыялда әллә кайчан империя белән хушлашып, үз көнебезне үзебез күрергә әзер идек. Ләкин менә шулай язган. Тормыш дәвам итә, дәвам итсен иде ул.
Киләчәк турында фаразлау авыр һәм файдасыз эш, тик мин бер нәрсәне ачык аңлыйм: өч, яки биш – белмим ничә елдан – безнең буын да урынын башкаларга бирер, чөнки мәңге яшь булып йөрүебез хәрәкәт өчен кирәк түгел. Ләкин шундый көн килеп җитәчәк, Татар яшьләре көннәрен башка кешеләр, башка состав уздыра башлаячак. Мин ул егет-кызларның идеяле, шул ук вакытта, тарихка игътибарлы булуларын теләр идем. Без дә хәзер чаралар оештырганда архив материалларын барлыйбыз, ветераннар белән аралашырга тырышабыз. Алар арасында безне тәнкыйтьләүчеләре булса да, аңларга тырышучылары, хуплаучылары күбрәк. Киләчәктәге яшьләр дә үзләреннән элгәрерәк эшләп киткәннәргә карата игътибарлы булсыннар иде. Ә калганын заман үзе күрсәтер.
Яшьлек – өстән кушылганны, «мондый, шундый булыгыз» дип өйрәткәнне яратмый торган кыска дәвер. Ә үзебезгә, бүген шушы хәрәкәттә катнашучыларга – бездән соң киләсе яшьләргә карата йомшаграк фикердә булуыбызны, аңлап кабул итүебезне телим. Татар яшьләре көннәре хәрәкәте яшәсен, алга таба атласын иде. 50 еллыгы да, 100 еллыгы да узсын. Билгеле, ул трансформация кичерәчәк, үзгә булачак. Ләкин мин шушы хәрәкәттә үзебез үстергән балаларның катнашуын теләр идем. Һәрхәлдә, барып күрүләрен, шушындый татар мохите барлыгына инануларын. Һәм бездән соңгы буыннарның да милли тормышка, миллилеккә бик зур хөрмәт хисе белән карауларын телим.
Шулай ук укыгыз: ТЯК: АЛГЫ САФТА - ВЕТЕРАННАР!
Фотолар Ләйсән Сафина һәм «Идел» яшьләр үзәге архивыннан алынды
«Идел» журналы 16+
Галерея
Теги: Идел яшьләр үзәге татар яшьләре көннәре ләйсән сафина
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев