-
Татарстанның 6 шәһәре 510 миллион сум грант откан Татарстанның 6 шәһәре иҗтимагый киңлекләр булдыру өчен 510 миллион сум грант откан. Кече шәһәрләр һәм тарихи җирлекләр арасында уздырылган илкүләм бәйгедә катнашу өчен республикадан барлыгы 7 шәһәр гариза тапшырган булган.
-
Казанлылар бию батлында көч сынашты 18 августта Казан Мэриясе «Хәрәкәттә – бәрәкәт» проектының яңа форматын тәкъдим итте. «Чулпан» мәдәният үзәге каршындагы мәйданда татар халык биюе буенча «Батыр батл» узды.
-
«Уйнагыз, гармуннар!» бәйрәмендә гармунчылар парады алдыннан Фирдүс Тямаев барачак Быел бәйрәм Казан Кремленең Спас манарасы янәшәсеннән – 1 нче май мәйданыннан башлана. Гармунчылар парады Бауман урамы буйлап үтеп Камал театры янындагы мәйданга киләчәк
-
Кабан күле яр буенда татар драматургиясе турында фикер алышачаклар Татар китабы йортыннан дискуссияләр сериясе татар драматургиясе турында фикер алышу белән тәмамланачак. Йомгаклау очрашуы 19 нчы августта Кабан күле яр буенда узачак.
-
XVIII Казан Халыкара мөселман киносы фестивале: 44 илдән 625 гариза Казанда 7-11 сентябрь көннәрендә XVIII Казан Халыкара мөселман киносы фестивале узачак. Быел фестивальгә 44 илдән 625 гариза килгән. Татарстан исә 40лап кинокартина тәкъдим иткән, шуларның 14е программага кертелгән
-
“Безнең заман – Наше время” – дәүләт киләчәген кайгырта торган проект" Гран-при яулаучы ТР Президенты кубогына һәм 500 мең күләмендәге премиягә ия булачак.
-
Дәүләт архивының яңа бинасында ниләр бар? Тиздән Дәүләт архивының әлеге бинасына экскурсияләр уздырыла башлар дип көтелә.
-
Кыямовлар кыздыра проектыбызның яңа чыгарылышы Идел-online ютуб каналында "Кыямовлар кыздыра" тапшыруының чираттагы чыгарылышы дөнья күрде.
-
Стресслы хәлләргә ни рәвешле ресурслар тупларга
"Идель" журналының февраль саны герое Рәйхан Халитов хәзер ни хәлдә?
"Идель"нең 2018 елның февралендә чыккан номерында татар егете, тарихчы һәм профессор Нияз Халитовның улы - элек тревел блоггер булган Рәйхан Халитов турында материал чыккан иде.
2016 елда Һиндстанда сәяхәт иткәндә егет авариягә эләгә һәм бик авыр хәлдә кала. Аны Татарстан Республикасы Президенты кушуы буенча вертолет белән Казанга кайтарталар. 2017 ел аның өчен бик авыр ел була. Тулырак укы: Райхан Халитов: «На память из Индии я привез шрамы»
Без Рәйханга язып аның хәлен, хәзер ниләр белән шөгыльләнүен сораштырдык.
Рәйхан берникадәр вакыттан соң яңа операция кичергән, әлеге операция аның имгәнгән кулына яхшы тәэсир иткән ("Идель"дәге әңгәмәдә ул кулын иде кайтарып булмас дигән иде). Июнь ахырында, аны тагын бер, операция көтә. Бу операция аңа кулның эшчәнлеген кире кайтарырга ярдәм итәчәк.
Хәзер Рәйхан ингиз теле укыту белән шөгыльләнә. 2018 елның ноябрендә ул яңадан Япониягә барып элеккеге йөргән кызына (авариядән соң алар аерылышырга мәҗбүр булган иде) кияүгә чыгу тәкъдиме ясап, әти-әнисенең рөхсәтен алып кайткан. Рәйхан үзе әйтүе буенча, булачак гаиләсен ул Япониядә корачак.
Япониягә барганда тиз генә Истанбул белән танышып чыгуын исәпләмәгәндә, Рәйхан әлегә сәяхәтләр планлаштырмый.
Рәйхан Халитовның тормышындагы "кара юл" беткәндер дип ышанабыз. Киләчәктә уңышлар теләп калабыз.
P.S. Автордан: "Идель"дә чыккан интервьюны укыгач, Рәйхан турында төрле, кайчакта бик уңай булмаган, фикерләр дә туарга мөмкин. Ләкин бу, геройның чыннан да ни уйлаганын, ничек хис иткәнен әйтргә курыкмаганнан гына. Рәйхан искиткеч позитив, максатчан һәм тырыш егет. Аның тормышын күзәтеп ике төрле дәрес алырга була: берсе аның хаталарын кабатламау өчен кирәк булса, икенчесе тормыш кыенлыкларын җиңә алуы турында.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз