-
Коронавирустан прививка ясатучылар ике тапкыр арткан Республикада коронавирустан ревакцинация узуга ихтыяҗ бер атна эчендә ике тапкырга арткан.
-
Иртәгә яшен һәм көчле җил көтелә Иртәгә Татарстан территориясендә һава торышы начарлануы көтелә.
-
Коронавирусның яңа дулкыны булырмы? COVID-19 инфекциясенең яңа дулкыны булырга мөмкин.
-
Татарстанда аерылышучылар саны кимегән Республикада алты ай эчендә 6,9 мең тапкырдан артыграк аерылышканнар.
-
ИДЕЛ КӨНДӘЛЕГЕ: ТӨШКЕ АШКА - ҖИЛӘККӘ Җиләге тәмле, хатирәләре – тагын да.
-
Осталар һәм остазлар: Чигү күңелне тынычландыра "Идел-онлайн" ютуб-каналында "Осталар һәм остазлар" тапшыруының яңа чыгарылышы дөнья күрде. Остаз Гөлнара Светликова чигү серләренә төшендерә.
-
Сабада журналистлар Сабан туе гөрләп узды! Бүген Байлар Сабасында "Татмедиа"ның 15 еллыгы уңаеннан оештырылган медиа-Сабантуй гөрләде!
-
ӘРӘМТАМАКЛАР Әрәмтамак булып тереклек итү, беренче карашка, бик рәхәт һәм тормышны гаять җиңеләйтә сыман. Ләкин моның өчен үтә хәйләкәр, җитез һәм акыллы булу да лазем – табигать исә паразитларга бу сыйфатларны бер дә жәлләмичә өләшкән.
-
Стресслы хәлләргә ни рәвешле ресурслар тупларга
«Иделем акчарлагы» бәйгесендә катнашасызмы?
Талантлы яшь каләм ияләрен барлый, берләштерә, иҗатларын активлаштыра торган әлеге бәйгенең быел 20 еллык юбилее!
Дәүләт бюджет оешмасы «Идел» яшьләр үзәге 2000 елның 1 сентябреннән татар телендә иҗат итүче яшь язучылар, шагыйрьләр, драматурглар өчен тәүге тапкыр «Иделем акчарлагы» бәйгесен оештырып җибәрә. Ул традицион рәвештә ел саен уздырылып килә.
Бәйге өч этаптан тора:
I этап – әдәби әсәрләрне кабул итү (2020 елның апреленнән 30 нчы сентябренә кадәр).
II этап – сайлап алу туры. Жюри тарафыннан әдәби әсәрләрне тикшерү, бәяләү (2020 елның 1 октябреннән 31 октябренә кадәр).
III этап – йомгаклау өлеше: алдан төзелгән программа нигезендә, әсәрләре жюри тарафыннан уңай бәяләнгән конкурсантлар өчен иҗат мәктәбе оештыру (2020 ел ноябре).
Бәйгедә Татарстан Республикасы һәм Россия Федерациясенең башка төбәкләрендә, чит илләрдә яшәүче, татар телендә иҗат итүче яшь каләм ияләре катнаша ала.
Катнашучыларның яше 14тән алып 30га кадәр.
Бәйге түбәндәге номинацияләрдә үткәрелә:
- поэзия;
- проза;
- драматургия;
- балалар әдәбияты (төрле жанрда: шигырьләр, хикәяләр, әкиятләр, фэнтези). Әлеге номинация буенча катнашучы әсәрләр 4-14 яшьлек укучылар аудиториясен күздә тотарга тиеш. Бәйгенең беренче этабына әдәби әсәрләр idelem.akcharlagi@gmail.com электрон адресы буенча 2020 елның 30 сентябренә 23:59 сәгатькә кадәр кабул ителә.
Кыска күләмле әсәрләрнең (шигырь, нәсер, парча һ.б.) саны өчтән дә ким булмавы шарт.
Катнашучы, әсәрләре белән бергә, үзе турында кыскача мәгълүмат һәм заявка тутырып җибәрергә тиеш.
Бәйгедә автор үзе иҗат иткән әсәр белән генә катнаша ала.
Алдагы еллардагы Гран-при ияләре бәйгедә катнаша алмый.
Бәйгедә бер үк әсәр белән икенче тапкыр катнашып булмый.
Югарыда күрсәтелгән таләпләргә туры килмәгән әсәрләр бәйгедә каралмый.
Бәйге турында тулырак мәгълүматны «Идел» яшьләр үзәгеннән алырга була ( 420021, Казан шәһәре, Г.Тукай урамы, 58 йорт, 307 офис. Тел./факс: 231-81-54 Е-mail: idelem.akcharlagi@gmail.com Рәсми сайт: www.mc-idel.ru)
Узган елны "Иделем акчарлагы" бәйгесенең ничек узганын әлеге сылтама аша белеп була.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз