Логотип Идель
Яңалыклар

«ИДЕЛЕМ АКЧАРЛАГЫ» КОНКУРСЫ ФИНАЛЫ ИНТРИГАСЫЗ ТҮГЕЛ

Әлеге вакытта Казанда яшь язучыларның «Иделем акчарлагы» әдәби конкурсы бара. Конкурс 16-19 ноябрь көннәрендә уза, һәм быел ул егерменче тапкыр үткәрелә.

Әлеге вакытта Казанда яшь язучыларның «Иделем акчарлагы» әдәби конкурсы бара. Конкурс  16-19 ноябрь көннәрендә уза, һәм быел ул егерменче тапкыр үткәрелә.

«Иделем акчарлагы» конкурсы кызыклы тарихка ия. «Идел» яшьләр үзәгенең элекке директоры Миләүшә Шарапова искә алганча, 1999 елда яшь татар язучыларының әдәби әсәрләрен Халыкара төрки яшь язучылар конкурсында катнаштырыр өчен китапханәләрдән, газета-журналлардан эзлиләр, ләкин андый әсәрләр булмый. Шуңа күрә  «Идел» яшьләр үзәге яшь әдипләр өчен иҗат конкурсын үзе башлап җибәрә.

«Идел» яшьләр үзәгенең бүгенге директоры Ләйсән Сафина быелгы юбилей конкурсында барлыгы 94 кеше катнашуын, кайбер катнашучыларының эшләре берничә номинациягә тәкъдим ителүен әйтә. Нәтиҗәдә,  гаризалар саны 104 кә җиткән, әсәрләр – 438 . Конкурс финалына 43 кеше сайлап алынган, шуларның өчесе генә – егетләр. Конкурс номинацияләре – әдәбият жанрлары санынча, ягъни шигърият, нәсер (проза), драматургия һәм балалар әдәбияты.

Яшь әдипләр дүрт көн дәвамында танылган язучыларның иҗат остаханәләрендә, «Иделем акчарлагы» конкурсының элекке Гран-при лауреатлары белән очрашуларда, төрле мәдәни чараларда катнаша. Финалистлар әсәрләре ел саен нәшер ителә торган «Иделем акчарлагы» җыентыгына керә. Конкурс эшләрен Газинур Морат, Әлфәт Закирҗанов, Ләбиб Лерон, Марат Закир, Илсөяр Иксанова, Ленар Шәех, Рифат Сәлах кебек абруйлы язучылар, әдәбиятчы галимнәр тикшерә. Шунысы әһәмиятле, Ленар Шәех һәм Рифат Сәлах – берничә ел элек үзләре дә «Иделем акчарлагы»ның Гран-приена лаек булган кешеләр.

Билгеле инде, жюри конкурсның интригасын алдан ук чишми. Филология фәннәре докторы Әлфәт Закирҗанов әйтүенчә, Гран-при иясе быел булырмы-юкмы, әле төгәл билгеле түгел.

«Драма әсәрләре йомшаграк, икенче һәм өченче урыннар белән чикләнербез дип торам. Прозада мин бер әсәргә 10 мөмкинлектән 9 балл куйдым. Әмма гомуми баллар башка әгъзалар белән киңәшкәннән соң гына куела, без объектив булырга тырышабыз», дип аңлата галим.

«Иделем акчарлагы» конкурсы нәтиҗәләрен «Идел» журналы да дулкынланып көтә. Быел бәйгедә безнең хезмәттәшебез – сайт редакторы Алсу Сәлахова катнаша. Алсу – шагыйрә, шулай ук танылып килә торган журналист та. Алсуга да, башка конкурсантларга да бары тик уңышлар, зур һәм киң иҗат, төкәнмәс илһам телибез!

фотолар: Алсу Сәлахова

Бу хакта тулырак:

ЕГЕРМЕ ЕЛЛЫК ОЧЫШ

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев