-
Россиядә беренче тапкыр «Иң яхшы туган тел укытучысы» бәйгесе узачак Конкурс төбәк һәм федераль (йомгаклау) этапларда уздырылачак. Йомгаклау этабы Ставрополь краенда үткәреләчәк. Йомгаклау этабында катнашу өчен Россия Федерациясенең һәр субъектыннан бу елның региональ этабында җиңүче булган бер конкурсант җибәрелә.
-
Роспотребнадзор ковидка каршы барлык чикләүләрне бетергән Роспотребнадзор ковидка каршы барлык чикләүләрне алган. Битлек кию, төнге сәгатьләрдә кафе-рестораннарның эшләвен тыю кебек әйберләр узганда кала, дигән сүз.
-
Россиядә ату коралы сатып алу яшен арттырдылар 29 нчы июньнән Россиядә «Корал турында»гы федераль законга үзгәрешләр үз көченә керде. Хәзер илдә яшәүчеләр утлы корал сатып алу хокукын бары тик 21 яшь тулгач кына ала алачак.
-
Кремль яр буенда туңдырма фестивале башлана Салкын десертларны бөтен ил, шул исәптән Татарстан, җитештерүчеләре тәкъдим итәчәк.
-
КФУның «Татар теле, әдәбияты һәм рус теле» дигән яңа программасына 25 бюджет урыны бирелгән 20 июньдә югары уку йортларына беренче курска укырга керү өчен документлар кабул итү кампаниясе башланып китте.
-
"Яңа дулкын" ютуб-каналында Илдар Кыямов башкаруында "Янбикә" җыры "Яңа дулкын" ютуб-каналында яңа җыр урнаштырылды. "Янбикә" җырын телевидение алып баручысы, нәфис сүз остасы Илдар Кыямов башкара.
-
Ренат Әюпов "Йосыф" кыйссасы турында: "Бер-береңне ишетү өчен бераз тынлык кирәк" Кариев театры сәхнәсендә “Йосыф” кыйссасы тәкъдим ителәчәк. Шул рәвешле Яшь тамашачылар театры татар халкының яраткан китабына яңача караш ташларга чакыра.
-
«UenFest» җиңүчеләре “СОЧИ ПАРК”ка юллама отты! Бүген Казан Кирмәне балаларның тавышыннан гөрләп торды. Биредә алар өчен төрле уеннар, чаралар оештырылды.
-
Стресслы хәлләргә ни рәвешле ресурслар тупларга
Илсөя Бәдретдинова хачапури пешерергә өйрәтә (рецепт)
Һәр эшендә булган ул, талантлы һәм уңган ул! Илсөя Бәдретдинова җырларга гына түгел, аш-суга да бик оста. Сез инде безнең сайтта чыккан "Шәпский тавык" (чыннан да шәпский) рецептын күргәнсездер. Ә менә җырчы пешергән хачапури рецептын күрдегезме?
Рецепт җырчының инстаграмыннан үзгәртелмичә алынды:
"Тиз генә бер тәмле әйбер пешерергә өйрәтәм яме...
1. Слоеный әзер камыр
2. Майлырак сыр
3. 3 күкәй
Камырны ( эчендә ике шакмак җәймә була)
4 кә бүлергә. Барлыгы 8 хачапури килеп чыга.
Әзерәк җәергә...
Камырлар уртасына, уылган сырга ике күкәй кушып бутап уртасына урнаштырырга да дүрт почмагын чеметеп куярга.
Өсләрен теге өченче күкәйнең сарысы белән майларга һәм духовкага.
Духовка листын майламыйм,тоз кушмыйм. Ничә минут пешкәнен дә белмим. Үзе күренә ул. Камырына карап. Бик тиз!!! Бик тәмле!!!
Эченә ни кыстырсаң да була.
Эремчек, пешкән күкәй, изгән бәрәңге,фарш,кыздырган гөмбә,чия..."
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз