-
ГАЛИМНӘР ИГЕНЧЕЛЕК ӨЛКӘСЕНДӘ ЯҢА ТЕХНОЛОГИЯ УЙЛАП ТАПКАН Казан дәүләт аграр университеты галимнәре тарафыннан кафедра мөдире һәм профессоры Наил Әдһәмов җитәкчелегендә авыл хуҗалыгы машиналарының эшче органнарын ныгытуның комплекслы технологиясе эшләнде.
-
"ЯШЬ ЙӨРӘКЛӘР" БӘЙГЕСЕНДӘ КАТНАШ Жюри музыка өлкәсендәге белгечләрдән торачак. Бәйгенең фестивалендә кайбер үзешчән авторларның җырларын танылган артистлар башкаруы да ихтимал.
-
ЯЗУЧЫ РӘФИКЪ ЮНЫС ВАФАТ Язучы, журналист Рәфикъ Юныс улы Юнысов бүген 78 нче яшендә бакыйлыкка күчте. Бу хакта аның соңгы эш урыны “Казан утлары” журналыннан хәбәр иттеләр.
-
ТАТАРСТАНДА БАЛАЛЫ ГАИЛӘЛӘРГӘ ЯРДӘМ КҮРСӘТЕЛӘ Республикада 32 федераль һәм 53 республика чараларын үз эченә алган социаль ярдәм чараларының системасы формалашкан.
-
МИЛЛИ ШУРА ӘГЪЗАЛАРЫ ҖИДЕ ЭШЧЕ ТӨРКЕМГӘ ТУПЛАНЫП ЭШЛӘЯЧӘК Милли шура утырышлары айга бер тапкыр үткәреләчәк. Һәрбеш эшче төркем үз юнәлеше буенча хисап тотачак.
-
ИЛШАТ РӘХИМБАЙ ТАТАР ГӨНАҺЛАРЫ ТЕМАСЫНА СӨЙЛӘШЕРГӘ ОМТЫЛА Илшат видеолар хакында фикер алышу һәм аларга бирелгән бәяне үз иҗат җимешләренең төп нәтиҗәсе дип саный.
-
ЙОЛДЫЗНАМӘ (19-24 гыйнвар) Узган ел башлаган эшләрегезне уңышлы тәмамлаячаксыз. Бу атнада игътибарны гаиләгә юнәлтү яхшырак. Вакытыгызны үзегезгә һәм балаларыгызга багышларга тырышыгыз. Барчагызга да уңышлы эш атналары!
-
РИЗАТ РАМАЗАНОВНЫ ЗИНИРА ТЕЛЕФОНДА УТЫРГАН ӨЧЕН СҮГӘ Реклама элеп, бер тапкыр бушка суши ашаган булды. Башка андый нәрсә белән кызыксынмадым. «Инстаграм»да акча эшләмим».
Кабачоктан 3 гади рецепт
Кабачок сезоны да җитте. Үстерүе берни түгел, ә менә үскәч нишләтергә аны? Гади генә 3 рецепт тәкъдим итәбез:
Грильда кызган кабачок
Шашлыкка бик шәп җиңел гарнир әзерлисегез килсә, кабачок бик урынлы булачак. Кабачокны юып, шашлык зурлыгында итеп кисәбез (әрчергә кирәкми). Берәр савытка үсемлек мае, тоз һәм борыч салып, болгатып бер сәгатькә мариноваться итәргә калдырабыз. Мангалдагы ут шашлыкныкы кебек булырга тиеш, тик кабачок күпкә тизрәк әзер булачак. Аны туктаусыз әйләндереп торырга кирәк. Рәшәткәдә пешерсәгез уңайлырак. Телне йотарлык тәмле булып чыга, суык килеш тә искиткеч. Шундый үк ысул белән кызыл борыч һәм шампиньон гөмбәсен дә грильдә кызырып ашап була.
Фото: povarenok.ru
Духовкада пешкән сылды кабачок
Кабачокны юабыз, буйга дүрт-биш кисәккә бүләбез. Кабачокны әйбәтләп корытып майланган табага тезәбез, тозлыйбыз һәм духовкага 10 минутка җибәрәбез. Кабачок сусыл булып суы акса, аны җые алырга кирәк. Сыр кырабыз, кырылган сырга борыч, яраткан үләннәрне өстибез дә кабачок өстенә сибәбез һәм каты утта 5 -10 минут тотабыз. Кайнар килеш ашыйбыз.
Фото: rutxt.ru
Кабачоктан коймак
Кабачокны юып әрчибез, вак кыргычтан кырабыз, суын бераз сыгып түгәбез. Йомырка, тоз, борыч өстибез. Берничә аш кашыгы үсемлек мае һәм сөт өстибез. Болгата-болгата он кушабыз. Каймактан бераз сыеграк камыр чыгарга тиеш. Гади коймак кыздырган кебек кыздырабыз.
Фото: rutxt.ru
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз