-
ГАЛИМНӘР ИГЕНЧЕЛЕК ӨЛКӘСЕНДӘ ЯҢА ТЕХНОЛОГИЯ УЙЛАП ТАПКАН Казан дәүләт аграр университеты галимнәре тарафыннан кафедра мөдире һәм профессоры Наил Әдһәмов җитәкчелегендә авыл хуҗалыгы машиналарының эшче органнарын ныгытуның комплекслы технологиясе эшләнде.
-
"ЯШЬ ЙӨРӘКЛӘР" БӘЙГЕСЕНДӘ КАТНАШ Жюри музыка өлкәсендәге белгечләрдән торачак. Бәйгенең фестивалендә кайбер үзешчән авторларның җырларын танылган артистлар башкаруы да ихтимал.
-
ЯЗУЧЫ РӘФИКЪ ЮНЫС ВАФАТ Язучы, журналист Рәфикъ Юныс улы Юнысов бүген 78 нче яшендә бакыйлыкка күчте. Бу хакта аның соңгы эш урыны “Казан утлары” журналыннан хәбәр иттеләр.
-
ТАТАРСТАНДА БАЛАЛЫ ГАИЛӘЛӘРГӘ ЯРДӘМ КҮРСӘТЕЛӘ Республикада 32 федераль һәм 53 республика чараларын үз эченә алган социаль ярдәм чараларының системасы формалашкан.
-
МИЛЛИ ШУРА ӘГЪЗАЛАРЫ ҖИДЕ ЭШЧЕ ТӨРКЕМГӘ ТУПЛАНЫП ЭШЛӘЯЧӘК Милли шура утырышлары айга бер тапкыр үткәреләчәк. Һәрбеш эшче төркем үз юнәлеше буенча хисап тотачак.
-
ИЛШАТ РӘХИМБАЙ ТАТАР ГӨНАҺЛАРЫ ТЕМАСЫНА СӨЙЛӘШЕРГӘ ОМТЫЛА Илшат видеолар хакында фикер алышу һәм аларга бирелгән бәяне үз иҗат җимешләренең төп нәтиҗәсе дип саный.
-
ЙОЛДЫЗНАМӘ (19-24 гыйнвар) Узган ел башлаган эшләрегезне уңышлы тәмамлаячаксыз. Бу атнада игътибарны гаиләгә юнәлтү яхшырак. Вакытыгызны үзегезгә һәм балаларыгызга багышларга тырышыгыз. Барчагызга да уңышлы эш атналары!
-
РИЗАТ РАМАЗАНОВНЫ ЗИНИРА ТЕЛЕФОНДА УТЫРГАН ӨЧЕН СҮГӘ Реклама элеп, бер тапкыр бушка суши ашаган булды. Башка андый нәрсә белән кызыксынмадым. «Инстаграм»да акча эшләмим».
Калеб лабараториясенә кушыл!

Калеб яңа музыкаль лабараторияга чакыра. Фаразлар буенча ул форматы ягыннан TATCULTLAB ка якын булачак, әлеге бәйге катнашучылары командаларга бүленеп классик татар музакасы саналган Хәйдәр Бигичев, Илһам Шакиров, Әлфия Авзалова җырларына якын музыкаль әсәрләр иҗат итәргә тырышачак.
Бүген, 15 май көнне,15:00 сәгатьтә Кариев театрының кече залында Түгәрәк өстәл узачак. Эшне башлар алдыннан журналистларны һәм татар җырына битараф булмаган һәр кешене түгәрәк өстәлгә - фикер алышырга чакыралар.
Татар сәхнәсен яңа җырлар белән баету максатыннан «Калеб» яңа буын җыены җыр лабораториясен башлап җибәрә.
Лабаратория үзе 24 май - 24 июнь аралыгында узачак лаборатория кысаларында композитор, шагыйрь, җырчыдан торган командалар ясалачак яңа җырлар иҗат итәчәк. Лабораториянең нәтиҗәсе 2019 елның октябрь аенда - концерт рәвешендә тәкъдим ителәчәк. Түгәрәк өстәл - җырчылар, композиторлар, шагыйрьләр, журналистлар һәм татар җырына битараф булмаган җәмәгать эшлеклеләренең фикер алышуы буларак күзаллана. Бу очрашу лабораторияне ачып җибәрер алдыннан эш юнәлешен билгеләү өчен мөһим.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз