Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!
  • Рус Тат
  • Реклама
    Яңалык/Эксклюзив

    Камил хәзрәт Сәмигуллин зур мәчетләрдә җомгага кеше җыела алмаячагын әйтте

    "Татар-информ" хәбәр иткәнчә, коронавирус эпидемиясе белән бәйле рәвештә, Татарстан мәчетләрендә Коръән чыгуны бүген тәмамларга ниятлиләр.

    Камил хәзрәт Сәмигуллин бу көннәрдә дөньяның кыйммәте турында уйланырга, якыннарны кайгыртырга өндәде. Татарстан митрополиясе башлыгы, Казан һәм Татарстан митрополиты Феофан һәм Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллинның коронавирус инфекциясе таралу белән бәйле рәвештә уртак мөрәҗәгатендә дә шул хакта әйтелә. 

    Әлеге мөрәҗәгатьтә бөтен дөнья мөселманнары өчен 1803 елда нәшер ителгән беренче Казан басма Коръәне барлыгын әйтә. "Чәршәмбе көнне аны һәр мәхәлләдә укып чыгарга дигән карарга килдек. Бүген өйләгә төгәлләячәкбез, аннары Аллаһы Тәгалә шушы афәттән коткарсын дип дога кылачакбыз", - дигән мөфти. Шулай ук Камил хәзрәт зур мәчетләр ябык булуын, шуңа җомгага кеше җыела алмаячагын искәртте.

    Шулай ук укыгыз: МӨФТИ КАМИЛ ХӘЗРӘТ СӘМИГУЛЛИН: «Татар бүген үксез, ятим бала хәлендә: нәселе һәм мирасы бар, әмма ул аны белми»

    Реклама

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Комментарии (0)
    Осталось символов:
    Реклама
    • "Проверь чек!"
    • 3-НДФЛ - 1
    • ТӘРТИП
    • ИДЕЛ. ГЫЙНВАР САНЫН УКЫЙБЫЗ.
    • "Отмена ЕНВД. Что делать?"
    • ИДЕЛ, ДЕКАБРЬ. ЭЧТӘЛЕК
    • ЯЗЫЛЫРГА ӨЛГЕРЕГЕЗ!
    • ӘДӘБИ МАРАФОН. ФОТОРЕПОРТАЖ
    • БЕЛЕМ ҖӘҮҺӘРЛӘРЕ. ФОТОРЕПОРТАЖ
    • ПОЛИЦИОНЕР. ТИНЧУРИН ТЕАТРЫ