-
Варламов Казан биналарын Русиянең иң ямьсез биналары исемлегенә керткән Күпчелек кеше, матур яки матур түгел дип сөйләгәндә, үзенең зәвыгыннан чыгып фикер йөртә, ләкин бу начар зәвыкны үстерүгә сәбәп булырга тиеш түгел, ди рейтинг авторы.
-
Эмиль Гариповның "Ак Барс"тан кая китүе билгеле Гарипов Омск клубы белән бер елга килешү төзегән һәм ул 43нче номер белән бозга чыгачак.
-
Шамил Садриев истәлегенә Шамил Садриев Түбән Кама һәм республика данын бөтенроссия һәм халыкара ярышларда яклады, шәһәрдә спортның көрәш төрен үстерүгә, яшь буынны тәрбияләүгә зур өлеш кертте.
-
Шагыйрь Рафаил Сираҗи вафат Бүген Чүпрәле районында язучы, шагыйрь Рафаил Сираҗетдин улы Субаев (Рафаил Сираҗи) вафат булды.
-
Чүп-чарны өйдән чыгарырга кирәкме? Инстаграмдагы туры эфирдан кисеп алынган видео мессенджерлар ярдәмендә таралырга да өлгерә. Хәзер инде бу турыда федераль каналлар да язалар.
-
Фәнис Яруллин: «Рәнҗеткәннәр сине, рәнҗеткәннәр...» Рәнҗеткәннәр сине, рәнҗеткәннәр, Бик усал шул бездә кешеләр.
-
Ашыкты әти кеше, яки бер көрәш кыйссасы Соңгы вакытта халык арасында таралып баручы “бетерделәр татар көрәшен “ дигән гыйбарәгә тагын килеп тертелдек чираттагы ярышыбызда.
-
Хәсән Туфан: Агыла да болыт агыла Яланаяк килдем дөньяга, Шулай гына, бәлки, китәрмен. Ә син, яңгыр, искә төшермә!
"Караш"ка караш төшми калмас. "Шаян ТВ"да яңа реалити-шоу төшерәләр
«Шаян ТВ» каналы татар бойз-бэнд төркеме турында яңа проект әзерли. Әлеге проект "Караш" музыкаль төркеме егетләренең тормышы турында булачак. Бу хакта телеканалны яңа студия комплексы ачылу һәм яңа телепроектларны тәкъдим итүгә багышланган матбугат конференциясендә булып кайткан Регина Яфарова хәбәр итте.
Яңа реалити 22 апрельдән чыга башлаячак. Әлеге шоу, татар телевидениясе өчен яңа формат. Ул шуның белән тамашачыны кызыктыра, "карашларны экраннарга төби" алыр дип ышана проект авторлары. Реатити-шоу өч татар егетенең кызыксынулары, тормышы турында булачак (музыкаль төркемдә дүрт егет).
Аңлавыбызча, бу проект Дисней каналында 2009 елда чыккан "Абыйлы-энеле Джонас" сериалын хәтерләтәчәк. Алай булса чыннан да кызык шоу килеп чыгарга мөмкин.