Логотип Идель
Яңалыклар

КАЗАН ИШЕГАЛЛАРЫНДА МИЛЛИ УЕННАР

Милли уеннарга багышланган «Uen Fest» фестивале Казан ишегалларына чыга.

Милли уеннарга багышланган «Uen Fest» фестивале Казан ишегалларына чыга.

Бу атнада республиканың алдынгы театр артистлары Казан ишегалларында элеккеге уеннар турында сөйлиячәк, шулай ук чарага килгән балаларның бу уеннарны уйнап карау мөмкинлеге дә булачак.

Беренче бәйрәмне Кариев театры артистлары 11 августта Вишневский, 49 йортының ишегалдында үткәрәчәк.

12 августта Чапаев (№14/06, 16) урамында Камал театры артистлары тамаша күрсәтәчәк.

Барысының да башлану вакыты 18:00дә.

Әлеге фестивальдә барлык теләгән кеше катнаша ала:

- Һәр команда безнең китапханәдә тапкан уеннарны видеога төшереп, Интернетка куя ала һәм шул уенны танылган шәхесләр белән бергә ишегалдында бергәләп уйнарга мөмкинлек туа. Икенче яктан, милли уенны видеога яздырып, социаль челтәргә элүчеләр арасында акчалата бүләк уйнатачакбыз. Акция ел дәвамында барачак. Бүләкләр арасында велосипед, самокатлар бар. Төп приз — юллама, — дип сөйләде Әюпова. 

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев