Логотип Идель
Яңалыклар

Казанда эшләячәк радиодулкын өчен "Китап" радиосы белән "Радио Вера Казань" ярыша

"Китап" радиосы белән "Радио Вера Казань" ярыша. 

29 май Мәскәүдә Роскомнадзор берничә ешлыкта тапшырулар алып бару хокукы өчен бәйге уздыра. Шул исәптән, Казандагы FM 95,5 МГц ешлыгы да бәйгегә чыгарыла.

Әлеге ешлык өчен 7 радиоканал ярыша. Алар арасында Татмедиа, "Романтика", "Радиостанция "Евразия-Классика", "Радио Вера Казань" оешмалары. Конкурсны үткәннәр, ешлыкны 6,7 млн сум түләп сатып ала алачак.

Басмага Татмедиа җитәкчесе Андрей Кузьмин сөйләвенчә, бәйгегә татар телендә чыгучы "Китап" радиоканалы концепциясен тәкъдим иткәннәр. Бу радиостанциядән татарча әдәби әсәрләр яңгыраячак. 

Татмедиа җитәчелеге астында татар телендә: хәзреге көндә тугыз радиостанция эшли. Казанда әлегә берәү дә юr, күбрәк алар районнар өчен яңгырый.

Кызганыx "Китап" радиосының җиңеп чыгуы бик зур сорау астында. 'Китап' радиостанциясеннән тыш, дини радио - "Радио Вера Казань" да элеге ешлыкка дәгъва кыла. Ул рус православ чиркәвенең федераль проекты. 

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Теги: дин китап татмедиа

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев