24 май 2019 яңалыклары
-
24 мая 2019 - 14:58
Муса барлык көрәшчеләрне Яңавыл Сабан туена чакыра
Муса Галләмов барлык көрәшчеләрне һәм чын бәйрәм күзәтергә теләүчеләрне үзенең туган авылына - Сабантуйга чакыра. -
24 мая 2019 - 14:07
Быел татарстанлыларны эчә торган су белән тәэмин итүгә 685 миллион сум тотылачак
Республикада суүткәргеч челтәрләре, су башнялары һәм артезиан скважиналарын төзү һәм төзекләндерү планлаштырыла. -
24 мая 2019 - 12:00
Шәһәр урманнарын чистарту өмәсендә катнашмый калмагыз!
2019 елның 25 маенда Казан шәһәрендә "Татарстанның чиста урманнары" республика табигатьне саклау акциясе узачак. Чара ике мәйданчыкта – Республика клиник хастаханәсе (Оренбург тракты, 138) каршында һәм Казан оптика-механика заводы янында (Липатов ур., 37) узачак. Акция 11:00 сәгатьтә башлана. Пирчәткәләр һәм капчыклар урында биреләчәк. -
24 мая 2019 - 10:55
Таҗетдин Ялчыгол турында яңа китап тәкъдим ителә
«Шәхесләребез» сериясендә «Таҗетдин Ялчыгол» дигән яңа китап дөнья күрде. Аны мәшһүр татар галименә багышлап «Җыен» фонды нәшер иткән. Җыентыкта Таҗетдин Ялчыголның кайбер әсәрләре, аның турында мәкаләләр, документлар, фотосурәтләр урын алган. -
24 мая 2019 - 10:44
Хәмдүнә “ХәмдиБлог”ының киләчәге бармы?
Репертуарында 1000нән артык җыры (аның 200е – халык җырлары) булган Татарстанның халык артисты Хәмдүнә Тимергалиева татар тамашачысын бүгенчәгә шаккатырып килә: әле күптән түгел генә “ХәмдүНюша” булып “ХәмдиБлог” төшерүдә катнашкан иде. -
24 мая 2019 - 10:20
Безнекеләр Forbesка эләкте!
«30дан 30га» категориясендә Forbes исемлегенә безнекеләр дә эләккән. Берәр өлкәдә зур уңышка ирешкән 30 яшьтән яшьрәк булган 30 Русия кешесе арасында Олимпия чемпионы Алинә Заһитова һәм Чаллы шәһәрендә дизайнер эше белән шөгыльләнүче Диләрә Миңрәхманова да бар. -
24 мая 2019 - 09:48
Киң карашлы галим. Фәрит Юсуповка 80 яшь тулды
Фәрит Йосыф улы Юсупов 80 ел элек – 1939 нчы елның 15 маенда Яшел Үзән районы Зур Карауҗа авылында дөньяга килә. -
24 мая 2019 - 09:46
Казанда эшләячәк радиодулкын өчен "Китап" радиосы белән "Радио Вера Казань" ярыша
"Китап" радиосы белән "Радио Вера Казань" ярыша. -
24 мая 2019 - 07:03
14-16 июньдә Казанның кайбер урамнарында хәрәкәт чикләнәчәк
14-16 июньдә Казанда Сибгат Хәким һәм Бондаренко урамнарында транспорт хәрәкәте чикләнәчәк. Шулай ук 15-нче һәм 16-нчы июньдә Декабристлар урамы һәм Әмирхан проспекты участокларында җәяүлеләр өчен хәрәкәт чикләнәчәк.