-
ТАТАРСТАНДА КАРЛЫ ҺАВА ТОРЫШЫ САКЛАНА Бүген Татарстанда карлы һава торышы саклана, җилнең тизлеге секундына 16 метрга җитәчәк. Бу хакта ТР Гидрометеорология үзәге матбугат хезмәте хәбәр итә.
-
Бөтен дөньяда татар телендә 7 МИЛЛИОНГА ЯКЫН КЕШЕ СӨЙЛӘШӘ Бөтен дөньяда татар телендә 7 миллионга якын кеше сөйләшә, аларның күбесе телне көнкүреш дәрәҗәсендә генә белә. Бу хакта КФУның Филология һәм мәдәниятара коммуникацияләр институты директоры Рәдиф Җамалетдинов Андрей Кузьминга «Без галстука» интервьюсында сөйләде.
-
ҖАНИСӘП ТУРЫНДА СӨЙЛӘШИК! Шунысы да бар: җанисәпкә иҗади килеп булмый, монда уйлап кына гамәл кылырга кирәк, дип кисәтә белгечләр. Димәк, безгә төп-төгәл күрсәтмәләр дә артык булмас.
-
МӘХӘББӘТНЕ САТЫП АЛЫРГА МӨМКИНМЕ? Казан егете, Россия актеры Шамил Хаматов Казанга киләчәк. 15 гыйнвар көнне 18: 30 сәгатьтә «Мир» кинотеатрында «Корпорация Ad Libitum» фильмының премьерасы күрсәтелә.
-
РИЗАТ РАМАЗАНОВНЫ ЗИНИРА ТЕЛЕФОНДА УТЫРГАН ӨЧЕН СҮГӘ Реклама элеп, бер тапкыр бушка суши ашаган булды. Башка андый нәрсә белән кызыксынмадым. «Инстаграм»да акча эшләмим».
-
ЛАНДЫШ НИГЪМӘТҖАНОВАДАН КОЙМАК РЕЦЕПТЫ Ялларда нишлиләр? Тәмле итеп ашыйлар! - дигән җырчы инстаграм битендә.
-
Яратабыз сине, ӘЛФИЯ АВЗАЛОВА! Бүген, 15 гыйнварда моң легендасы - Әлфия Авзалованың туган. "Идел"нең архивында шундый җылы язма саклана. Авторы - Алмаз Хәмзин.
-
ЗӨЛӘЙХА КАМАЛОВАНЫҢ “АТЛАР КЕШНИ" ШИГЫРЕН "ИДЕЛ" ЖУРНАЛЫ НИ СӘБӘПЛЕ БАСТЫРМАДЫ? Зөләйха Камалованың “Атлар кешни” шигырен “Идел” журналы бастырмады.
Казанда Май чабу бәйрәмен кайда бәйрәм итәчәкләр (коймак ашарга кая барырга)?
Казанның скверлар һәм парклар дирекциясе 6-10 март көннәрендә булачак чаралар турында хәбәр итте. Бу көннәрдә шәһәр паркларында Май чабу бәйрәменә бәйле төрле чаралар үткәреләчәк.
6 март көнне:
«Крылья Советов» паркында, Гайдар исемендәге яшьләр үзәге, сәгать 15:00 балалар өчен бәйрәм программасы әзерли.
8 март көнне:
«Крылья Советов», паркында сәгать 12.00 үзәк аллеяда театральләштергән чара узачак. Уеннар уйналачак. Монда кайнар коймаклы фудкорт та эшләячәк.
9 март көнне:
11:00 сәгаттә «Казан» гаилә үзге янында концерт үткәреләчәк. Ярминкә узачак. Рус халык бәйрәм уеннары уйналачак. Бәйрәм кунаклары төрле мастер-классларда катнаша алачак (шундыйлар арасында, халык биюләре, курчак ясау, ходуляларда йөрү һ.б.). Мондагы чарада коймак кына түгел борынгы рус рецептлары буенча пешерелгән перәнекләр дә ашап булачак. Бәйрәм азагында карачкы яндырылачак.
Шул ук көнне, сәгать 11:00 Горкий - Әмет урманында «Лес» кафесында, профессиональ повар коймак ясау серләрен ачачак. Һәркем Май чабу бәйрәме символы булган - коймакны, үзе пешереп ашый алачак. Алдан регестрация узу кирәк.
10 март көнне:
Сәгать 11:00 «Калейдоскоп» балалар паркында концерт программасы көтелә. Программага уеннар, конкурслар, һәм бәйрәм концерты кертелгән. Килгән кунаклар коймак һәм чәй белән сыйлана алачак.
Бер кая да бара алмый калганнар бер дә борчылмасын, шәп коймакны безнең рецепт буенча пешерергә була.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз