Логотип Идель
Яңалыклар

Конкурс: «Тарифлар балалар күзлегеннән»

Конкурска 1-11 сыйныф укучыларының эшләре кабул ителә.

1 ноябрьгә кадәр мәктәп укучылары  арасында «Тарифлар балалар күзлегеннән» конкурсына гаризалар кабул ителә, дип хәбәр итә Татарстан Республикасы Тарифлар буенча Дәүләт комитеты матбугат хезмәте.

Конкурс мәктәп укучыларын тарифларны дәүләти җайга салу өлкәсендә дәүләт комитеты эшчәнлеге белән таныштыруга, балаларның дөньяга карашын киңәйтүгә һәм яңаны танып белергә этәрүгә юнәлдерелгән.

Конкурска 1-11 сыйныф укучыларының эшләре кабул ителә:

  • 5 минуттан да артмаган видеоматериал;
  • текст материалы (мәкалә, эссе һ. б.);
  • кул эшләнмәләре (рәсемнәр, аппликацияләр, кул эшләре һ.б.).

Җиңүче 2024 елның 1 декабренә кадәр «Татарстан тарифлары» Дәүләт комитеты телеграм-каналында тавыш бирү юлы белән билгеләнәчәк, диелә хәбәрдә.

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев