Логотип Идель
Яңалыклар

«КОНВЕРТТА БӘХЕТ»: гаилә каникуллары, фильм һәм социаль дистанция

"Конвертта бәхет" фильмын карарга мөмкин булачак.

Ачык һавада кино карарга рөхсәт итүләрен язган идек инде. Шулай ук "Кино төне" турында да беләсездер?

1 августта Казанда "Иске Татар бистәсендә гаилә каникуллары" проекты старт ала. Димәк, шимбә көнендә Зәйни Солтан скверында "Конвертта бәхет" фильмын карарга мөмкин булачак.

Әлеге проектны тантаналы ачу 19.30 сәгатькә, кино күрсәтү 20.00 сәгатьтә планлаштырыла. Килергә теләге булганнарны Әл-Мәрҗани мәчете һәм Түбән Кабан күле яр буе янында урнашкан иҗтимагый киңлектә көтәләр.

Санитар-эпидемиологик куркынычсызлык чараларын да истән чыгармаска кирәк: 1,5 метрга социаль дистанцияне сакларга кирәк булачак.
Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев