-
«Сәләт» ул – кайтасы килгән урын»: Биләрдә «Сәләт» форумы тәмамланды. "Сәләт" ул – кайтасы килгән урын
-
Коронавирустан прививка ясатучылар ике тапкыр арткан Республикада коронавирустан ревакцинация узуга ихтыяҗ бер атна эчендә ике тапкырга арткан.
-
Иртәгә яшен һәм көчле җил көтелә Иртәгә Татарстан территориясендә һава торышы начарлануы көтелә.
-
Коронавирусның яңа дулкыны булырмы? COVID-19 инфекциясенең яңа дулкыны булырга мөмкин.
-
ИДЕЛ КӨНДӘЛЕГЕ: ТӨШКЕ АШКА - ҖИЛӘККӘ Җиләге тәмле, хатирәләре – тагын да.
-
Осталар һәм остазлар: Чигү күңелне тынычландыра "Идел-онлайн" ютуб-каналында "Осталар һәм остазлар" тапшыруының яңа чыгарылышы дөнья күрде. Остаз Гөлнара Светликова чигү серләренә төшендерә.
-
Сабада журналистлар Сабан туе гөрләп узды! Бүген Байлар Сабасында "Татмедиа"ның 15 еллыгы уңаеннан оештырылган медиа-Сабантуй гөрләде!
-
ӘРӘМТАМАКЛАР Әрәмтамак булып тереклек итү, беренче карашка, бик рәхәт һәм тормышны гаять җиңеләйтә сыман. Ләкин моның өчен үтә хәйләкәр, җитез һәм акыллы булу да лазем – табигать исә паразитларга бу сыйфатларны бер дә жәлләмичә өләшкән.
-
Стресслы хәлләргә ни рәвешле ресурслар тупларга
Коронавирус. 10нчы үлем
Бүген Татарстанда коронавирусның 75 яңа очрагы һәм бер үлем теркәлгән.
24 кешене хастаханәгә алып киткәннәр, 51 кеше җиңел формада авырганлыктан дәвалануны өендә уза.
Шулардан 1 очрак чит илдән кергән, калганнары якыннары белән контактка керүдән барлыкка килгән.
Республикада коронавирустан 10нчы үлем расланды.
20 майда Казанның 1963нче елгы кешесе вафат була. Ул 13 майдан бирле хастаханәдә дәвалану ала. Ләкин аның гомерен саклап кала алмыйлар. Диагнозы патологанатом экспертизасыннан соң раслана.
Барлыгы Татарстанда 2621 очрак теркәлгән. Соңгы тәүлек эчендә 246 кеше терелеп чыккан.
Яңа авыраучыларның яше буенча карасак:
18 яшькәчә 1 бала,
18 яшьтән 30га кадәр – 3 кеше,
30дан 50гә - 31,
50дән 60ка – 14,
60тан 70 яшькәчә - 16,
70тән 80 яшькә кадәр - 7,
80нән 90гача 3 кеше теркәлгән.
Географиясе буенча:
Казан – 24,
Яр Чаллы – 23,
Әлмәт - 1,
Апас - 6,
Әтнә - 1,
Биектау - 1,
Яшел Үзән - 3,
Лаеш - 1,
Түбән Кама - 7,
Питрәч - 2,
Балык Бистәсе - 4,
Саба - 1,
Тукай районында 1 кешедә коронавирус инфекциясе табылган.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз