Логотип Идель
Яңалыклар

Лаборатория катнашучылары Камал театры сәхнәсен яулый

Октябрь аенда Tat Cult Lab (музыкаль татар лаборатория) янә иң талантлы, амбициоз, иҗади яшьләрне бергә җыйды. Яшьләр төркемнәргә бүленеп берничә атна эчендә лекцияләргә йөрде, аралашты, иҗат итте.

Октябрь аенда Tat Cult Lab (музыкаль татар лаборатория) янә иң талантлы, амбициоз, иҗади яшьләрне бергә җыйды. Яшьләр төркемнәргә бүленеп берничә атна эчендә лекцияләргә йөрде, аралашты, иҗат итте. Командаларга җыр язу максаты куелды. Былтыргы лабораториядә җыр темалары ирекле булган булса, быел оештыручылар иң актуаль 8 теманы кысаларында гына иҗат итү мөмкинлеге бирде:

• Яңалыкларга нигезләнгән җыр
• Татар әкиятенә нигезләнгән җыр
• Үз буынга багышланган җыр
• Кабан күленә багышланган җыр

• Җырчы Илһам шакировка багышланган җыр
• Җырчы Әлфия Авзаловага багышланган җыр
• Спектакль өчен җыр
• Кинофильм өчен җыр

Тиздән лаборатория нәтиҗәләрен халыкка тәкъдим итү булачак. 18 ноябрьдә лаборатория яшьләре Камал Театрының зур сәхнәсенә чыгачак. 

 Чара сәгать 20:00да башланачак, билетлар инде сатуда. Яңа иҗат ителгән 8 җырдан кала да, тамашачыларны махсус кунаклар чыгышлары көтә. Шулар арасында: Нурбәк Батулла, Андрей Руденко, Эльмир Низамов, Марат Taturas, Зәринә Вилданова, Илгиз Шәйхразиев, Татьяна Ефремова.

 

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Теги: TAT CULT

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев