Логотип Идель
Яңалыклар

Ләйлә Лерон: "Мин кияүгә чыктым!"

Ләйлә Лерон инстаграм битендә кияүгә чыгуы турында хәбәр итте. Аның сәхифәсен күзәтеп баручылар бу сөенечле яңалыкка аптырапк абул иткәннәрдер. Чөнки Ләйләнең инстаграм битеннән күренгәнчә, алар инде ир белән хатын буларак яши кебек иде. Әмма ялгышканбыз. Бу хакта үзе белән сөйләштек.

Ләйлә Лерон инстаграм битендә кияүгә чыгуы турында хәбәр итте. Аның сәхифәсен күзәтеп баручылар бу сөенечле яңалыкны аптырап кабул иткәннәрдер. Чөнки Ләйләнең инстаграм битеннән күренгәнчә, алар инде ир белән хатын буларак яши кебек иде. Әмма ялгышканбыз. Бу хакта үзе белән сөйләштек.

Егетең белән ничек таныштыгыз? 

 – Инстаграм сәхифәсе аша белә идем үзен. Күңел ачу өлкәсендә эшли. Кытайда чакта, аны уйлап, дисбе алдым. Бәлки танышырга сәбәп булсын, дигәнмендер. Аннан, әй ярар, үзем башлап язмыйм инде, дип шул дисбене кулыма киеп йөри башладым. Кытайдан кайтып, берничә көн узгандырмы, метрога төшкәндә шул егет очрады. Дисбене салып бирдем, инстаграмда карап баруымны, бу бүләкне аңа алуымны әйттем. Гаҗәпләнде. Җүләр, дип уйлагандыр инде. Шулай таныштык. Алты ел бергә.

- Сезне өйләнешкән пар дип уйлый идек, тәкъдимне күптән түгел генә ясаган икән...

- Әйе, алты елдан соң өйләнешергә булдык. Ул миңа узган ел Мәскәүдә "Әйдә, язылышыйк инде", - дигән иде. Мин ризалаштым.

- Туйны зурлап уздырырга теләмәдегезме?

- Мин - интроверт. Күп кеше булганны яратмыйм. Шуңа якын туганнар белән генә чәй эчеп алдык. Бик җанлы утырдык.

Бәхетле парны без дә чын күелдән котлыйбыз! Мәхәббәттә яшәгез!

Ләйлә Лерон белән тулы әңгәмә: idel-tat.ru/news/vremya-tt/bloger-lyl-leron-zemne-tanytasym-kil

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Теги: Ләйлә Лерон, блогер, интернет

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев