-
«Ел табибы - Ак чәчәкләр 2022» бәйгесе номинантлары өчен тавыш бирү башланды Конкурс «Ел табибы», «Иң яхшы беренчел звено табибы», «Ел медицина хезмәткәре» һәм «Уникаль очрак» номинацияләре буенча уза. Аларның һәркайсында иң яхшысын сайлап алырга мөмкин.
-
Россия Банкы төп ставканы 11 процентка кадәр төшерде Бүген янә Россия Банкы Директорлар советының чираттан тыш утырышы узды. Анда төп ставканы киметү турында карар чыгардылар.
-
Корбан бәйрәме көннәрендә 17 меңгә якын корбанлык терлек чалыначак Пандемия чорында халык алҗыды. Рамазан аенда бик активлашып китте. Кешеләрнең тормыш кыйммәтләре яхшы якка үзгәрә
-
"Туфан самавыры"нда кунакта - Фәнис Мөсәгыйтов Традиция буенча бүген туры эфирда "Туфан самавыры" тапшыруы үтте.
-
"Көй - Мелодия" тапшыруында татар гөсләсе турында сөйлибез "Идел-онлайн" ютуб каналында "Көй - Мелодия" тапшыруның унтугызынчы чыгарылышы чыкты
-
«Media Week-2022»: КФУда медиа атна бара Казан федераль университетында бу атна дәвамында журналистика белеменең 60 еллыгына багышланган «Media Week-2022» дигән чара уза. Әлеге медиа атна кысаларында ачык ишекләр көне, «Россия-Таҗикстан: цифрлаштыру чоры журналистлары» халыкара медиамәктәбе, түгәрәк өстәл һәм төрле мастер-класслар үтә.
-
Казан яшь дипломатлар һәм эшмәкәрләрне очраштыра Чараның төп максатларының берсе - яшь дипломатлар арасында формаль булмаган элемтәләр кору.
-
Кариев театры премьерага чакыра Спектакльнең премьерасы 26-27 май көннәренә куелган
-
Синең тавышың Татарстанны тагын да яхшырак итәргә ярдәм итәчәк!
Ләйсән Мәхмүтованы хастаханәгә ни сәбәпле алып киткәннәр?
Ләйсән Мәхмүтова эче авыртып хастаханәгә эләгүе турында үз инстаграм битенә фото урнаштырган. Бу хәл "Зәңгәр шәл" спектакле алдыннан була. Артист анда уйнарга тиеш булган булса да, эче авырту сәбәпле, сәхнәгә чыга алмый кала. Җырчыга ашыгыч рәвештә операция ясыйлар.
Аның сукыр эчәген (аппендиксын) алганнар икән. Хәзер җырчы үзен әйбәт хис итүен хәбәр итә. Постында ул болай яза:
«Больницада ятуымны белгәч, шулпалар, ризыклар, әфлисуннар, шаурма алып килергә дә теләүчеләр булды. Авыр хәл булса, булышучылар күп икән Алланың рәхмәте, була гына күрмәсен инде берүк андый хәлләр. Иң якын кешеләрем апам, ирем янымда иде, рәхмәт аларга!» — дип яза Ләйсән инстаграмында.
Ләйсән Мәхмүтова ролен исә спектакльдә Чулпан Закирова башкарган.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз