Логотип Идель
Яңалыклар

«Манзара»: башладык!

11

Бүген Казанда татарның спорт һәм сәнгать дөньясында зур вакыйга — «Манзара» музыкаль-спорт премиясен тапшыру тантанасы уза. Иртәнге уннан кичке уннарга кадәр дәвам итәчәк чарадан иң кайнар яңалыклар idel-tat.ru сайтында.

Аеруча үзенчәлекле булып узды быелгы бертуган Әхмәдиевлар призларына узучы татарча көрәш ярышлары. Белмим, әллә инде танылган галим-көрәшче Марат Габделбәр улы кайткангамы, әллә инде көрәшчеләрнең яшь аерымлыклары үзгәреп киткәнгәме, әллә инде махсус бүләкләрнең аеруча күп булуында булдымы.

 

Бик күп еллар инде төрле сәбәпләр аркасында Маратның бу ярышларга кайта алганы булмады. Ниһаять, ярышларда көне буе утырып, аны тамаша кылырга туры килде аңа быел. Сүзем бертуган Әхмәдиевларның кечесе, заманында район Сабантуйларының, Татарстан, Россия чемпионатларының, мәртәбәле «Ватаным Татарстан» газетасының Муса Җәлили истәлегенә узучы ярышларның 1979 елгы җиңүчесе Марат Әхмәдиев турында барганын аңлагансыздыр инде. Галим, татар милли көрәшен үстерүгә аеруча зур өлеш керткән шәхесебез ул безнең. Бик күп фәнни хезмәтләр авторы да ул. Ничә еллар инде менә атказанган тренер да әле. Менә шундый зур шәхес белән балаларның күзгә-күз очрашуы гына да үзе ни тора бит.

Махсус бүләкләрен тотып килеп тамаша кылучыларыбыз да әз булмады бу ярышта. Районыбыз башлыгы Рамил Нотфуллин үзенең көрәше белән дан казанган, шушы көннәрдә генә район башкарма комитетын җитәкләргә алынган атказанган спорт остасы һәм тренеры Айдар Хәйретдинов (районыбызның күпсанлы көрәшчеләре, аларның җанатарлары исеменнән Айдар Фоат улын шундый зур хезмәткә алынуы белән чын күңелебездән котлыйбыз! Н.С.) районыбызның спорт «министры» Рөстәм Заһидуллин, легендар көрәшчебез, көрәшчеләребезнең «атасы» — район көрәш федерациясе рәисе Фәрит Әхмәдиев, Татарстанның, Россиянең мактаулы төзүчесе Фагыйль Шәфигуллин, «Водстрой» ширкәте җитәкчесе Рифат Закиров, юллар инженеры Рафис Әүхәдиев, урманчы Рәйхан Сабирҗанов, шәхси эшмәкәр Фәнис Шәриповларның көрәшчеләрбезгә көч биреп утырулары да бәйгебезне бермә-бер җанландырып җибәрде.

Ияләнеп бара инде балаларыбыз да яңа көрәш кагыйдәләренә. Бернинди тавыш-тынсыз гына узып китте ярышларыбыз, иң мөһиме, имгәнүләр булмады. Аннан, абсолют батыр өчен көрәш бик каты булды. Анысында исә тагын бер спорт остабыз Ринат Хәйретдинов укучысы Балтач гимназиясеннән Рәнис Зариповка тиңнәр булмады. Аның көрәшенә сокланучыларның « гапь сатуы» ярышларыбыздан соң да дәвам итте. Өметле егет шул.

Аннан күпләрнең күңеленә Чепьядан бертуган Ислам һәм Ильяс Йосыповларның көрәше дә бик хуш килде. Һәр ярышның үз батыры шул. Бу ярышларда махсус бүләкләргә лаек булган Чепьядан Артур Муллагалиев, Ильяс Йосыпов, Салавычтан Айзат Апанов, Нормадан Фидан Гарифуллин, Нөнәгәрдән Данис Гайфетдиновлар зур горурлык хисләре кичереп кайтып киткәннәрдер өйләренә мөгаен.Соңгы вакытта Нөнәгәр мәктәбе көрәшчеләре дә үзләрен нык күрсәтә башладылар әле. Үзенең матур көрәше белән күпләребезгә таныш булган Рәдис Сәмигуллинның башлангычы, үзе армия сафларында булса да, дәвам итә. Шушы җирлекнең хуҗалык җитәкчесе Фердинанд Хәйруллинның да көрәшкә карата мөнәсәбәте чагылыш тапмый калмагандыр инде, диясе килә бу очракта. Физкультура укытучысы Илдус Гыйльмановның да тырышлыгы инде. Ул тора бит бу хезмәтләрнең башында.

Бу көнне танылган тренерыбыз Альберт Миннехановның туган көне дә булып чыкты. Көчле алкышлар астында район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Илһам Гайнетдинов аңа тырыш, фидакарь хезмәте өчен махсус Диплом тапшырса, Фәрит Габделбәр улы исә муенына истәлек медале асты. Менә бит, нинди күңелле мизгелләр, ә!

Бу ярышларда Нөнәгәр командасының икенче урынны яулавы да үзе бер сенсация буларак кабул ителде. Яңгуллар, гадәттәгечә беренче булсалар, смәеллеләр өченче булдылар. Шулай итеп, Кубок тагын Яңгулда калды.

Инде, 2005-06 елгылар арасында узган ярышларыбызның чемпионнары белән таныш булыгыз. Солтан Хакназаров/Яңгул-25 кг./ , Ислам Йосыпов/Чепья-30 кг./, Ильяс Йосыпов/Чепья-36 кг./, Рузил Гайфетдинов/Пыжмара-40 кг./, Рәнис Зарипов/Гимназия-45 кг./, Булат Яруллин/Яңгул-50 кг./, Ислам Сәләхов/Норма-55 кг./ , Ирек Габделганиев/Яңгул-60 кг./, Рөстәим Хәбибрахманов/Яңгул-65 кг./, Кәрим Низамов/Арбор-70 кг./, Әмир Идиятуллин/Салавыч-авыр үлчәүдә/.

Ярышларыбыз тәмам, ләки алар дәвам итә. Февраль аенда кабат келәмнәрдә Бөрбашта РСФСРның спорт остасы Фидәил Шакиров, Балтачта Алмаз Нотфуллин истәлекләренә оештырылучы ярышларда очрашачакбыз.

4

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев