-
«Ел табибы - Ак чәчәкләр 2022» бәйгесе номинантлары өчен тавыш бирү башланды Конкурс «Ел табибы», «Иң яхшы беренчел звено табибы», «Ел медицина хезмәткәре» һәм «Уникаль очрак» номинацияләре буенча уза. Аларның һәркайсында иң яхшысын сайлап алырга мөмкин.
-
Россия Банкы төп ставканы 11 процентка кадәр төшерде Бүген янә Россия Банкы Директорлар советының чираттан тыш утырышы узды. Анда төп ставканы киметү турында карар чыгардылар.
-
Корбан бәйрәме көннәрендә 17 меңгә якын корбанлык терлек чалыначак Пандемия чорында халык алҗыды. Рамазан аенда бик активлашып китте. Кешеләрнең тормыш кыйммәтләре яхшы якка үзгәрә
-
"Туфан самавыры"нда кунакта - Фәнис Мөсәгыйтов Традиция буенча бүген туры эфирда "Туфан самавыры" тапшыруы үтте.
-
"Көй - Мелодия" тапшыруында татар гөсләсе турында сөйлибез "Идел-онлайн" ютуб каналында "Көй - Мелодия" тапшыруның унтугызынчы чыгарылышы чыкты
-
«Media Week-2022»: КФУда медиа атна бара Казан федераль университетында бу атна дәвамында журналистика белеменең 60 еллыгына багышланган «Media Week-2022» дигән чара уза. Әлеге медиа атна кысаларында ачык ишекләр көне, «Россия-Таҗикстан: цифрлаштыру чоры журналистлары» халыкара медиамәктәбе, түгәрәк өстәл һәм төрле мастер-класслар үтә.
-
Казан яшь дипломатлар һәм эшмәкәрләрне очраштыра Чараның төп максатларының берсе - яшь дипломатлар арасында формаль булмаган элемтәләр кору.
-
Кариев театры премьерага чакыра Спектакльнең премьерасы 26-27 май көннәренә куелган
-
Синең тавышың Татарстанны тагын да яхшырак итәргә ярдәм итәчәк!
Марат Сәфиуллин: “Советлар Союзы таркалгандагы масштаблы кризис бу”
Хәзерге вакытта нефть бәясе һәм коронавирус пандемиясе фонында Россия икътисадында барган вакыйгалар масштабы буенча СССР таркалган чор белән чагыштырырлык.
РТ Фәннәр академиясе каршындагы Перспективалы икътисади тикшеренүләр үзәге директоры, КФУның икътисади һәм стратегик үсеш сораулары буенча проректор Марат Сәфиуллин шундый фикердә.
Ул хакимиятнең эшмәкәрлеккә һәм халыкка ярдәм итү чараларының беренчел булуын әйтте. Болардан соң тышкы һәм эчке икътисади элемтәләрне ныгыту буенча тагын башка адымнар да башкарылырга тиеш.
“Бу Советлар Союзы таркалгандагы масштаблы кризис. Бу уен эш түгел”, - диде икътисадчы.
Сәфиуллин сүзләре буенча, илнең һәм республиканың гади халкына бу очракта үзенең чыгымнарын оптимальләштерергә һәм экономия режимын “кабызырга” кирәк. Икътисад Кытайның хәлләре яхшырганнан соң гына үсеп китәчәк, ди ул. Кытай инде коронавирус белән көрәшнең иң авыр чорын узды.
“Кытайның хәле әйбәтләнә башлады, димәк, барысы да әкеренләп үз тәртибенә кайтачак. Әгәр дә без башка илләргә караганда иртәрәк икътисади көч туплап өлгерсәк, безнең яңа базарларны алырга конъюктур мөмкинлекләребез барлыкка киләчәк һәм без яңа икътисади берләшмәләргә керә алачакбыз. Әлеге мөмкинлекне кулланасы килә”, - диде Марат Сәфиуллин.
Чыганак: tatar-inform.ru
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз