МӘҖБҮРИ ИЗОЛЯЦИЯ - кемнәр өчен?
65 яшьтән өлкәнрәкләр өчен мәҗбүри изоляция 9 августка кадәр дәвам итә.
65 яшьтән өлкәнрәкләр өчен мәҗбүри изоляция 9 августка кадәр дәвам итә.
Үзизоляция режимы йомшартылса да, җәмәгать урыннарында битлекләр, перчаткалар кию һәм социаль дистанцияне үтәү дәвам итә. Татарстанда яңа коронавирус инфекциясе таралу куркынычын исәпкә алып, карар кабул ителде.
Әлеге карарда сүз 65 яшьтән өлкәнрәк кешеләр өчен режимның августка кадәр озынайтылуы турында бара.
Сүз уңаеннан, бүген коронавирусның 33 яңа очрагы расланган. Авыручыларның 20се - хастаханәдә, 13е - өйдә дәвалана.
Шәһәр һәм районнар буенча, Казанда - 18, Яр Чаллы, Арча, Югары Ослан, һәм Тукай районында - 2 очрак, ә Бөгелмә, Биектау, Алабуга, Лаеш, Түбән Кама, Питрәч, Сарманда - 1 очрак теркәлгән.
«Идел» журналы 16+
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев