Логотип Идель
Яңалыклар

Милли кием – халык байлыгы

Танылган татар модельеры Рөстәм Исхаков бер әңгәмәсендә, киенү аңнан башлана дигән иде. Чыннан да, милли кием: әйтик, калфак, чигүле күлмәк йә читек киеп урамга чыгу өчен дә батырлык сорала. Минемчә, башына калфак беркеткән хатын-кыз яки кәләпүш кигән ир-ат ул инде милләт вәкиле буларак, үзендә җаваплылык тоя...

Кичә Татарстан Диния нәзарәте бинасында «Милли киемле ханым» дигән хатын-кызлар конференциясе булып узды. Ул Русия мөселман хатын-кызлар берлеге тырышлыгы белән оештырылды. Дини җыенга Татарстанның төрле район һәм шәһәрләреннән мөслимәләр, абыстайлар җыелды. Шулай ук, танылган язучы, җәмәгать эшлеклесе Фәүзия Бәйрәмова, галимә Резидә Сафиуллина, Сәйдә абыстай Аппакова һ.б. танылган шәхесләр дә килгән иде.

Коръән аятләрен уку белән башланган җыенда, Татарстан Диния нәзарәте мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллинның сәламләү сүзен Илфар хәзрәт  Хәсәнов җиткерде. “Милли кием сезне башка мөслимәләрдән аерып тора, - ди Илфар хәзрәт. – Безнең мөслимәләр – диннең, милләтнең йөзек кашы. Киләчәк буыннар өчен югары әхлак һәм әдәп үрнәге булып калыгыз. Милли киемнәрне саклау, заманча камилләштерү кебек мөһим темаларны күтәргәнегезгә рәхмәт”. Хәзрәт әлеге абыстайлар җыенының нәтиҗәле булырга тиешлегенә дә басым ясады.
   Милли тематика темасын күтәргән конференцияне Русия мөселман хатын-кызлар берлеге рәисе Наилә Җиһаншина алып барды. Ул телнең, кием, гореф-гадәтләрнең динне яшәтүдә мөһим роль уйнавын тагын бер кат залдагыларның исенә төшерде. Милли кием җитештерүдәге кайбер мәсьәләләрне атады, милли дизайнерларны берләштерү, тегү фабрикалары белән эшне җайга салу, һәр теләгән кеше үзенә сатып алырдай милли киемнәр булдыру хакында бәян итте. Шулай ук, республикада татар милли киеме белән бәйле мәсьәләләр буенча гамәли төркем төзелүен һәм андагы әгъзаларны билгеләп үтте.


Фәүзия Бәйрәмова, тарихчы-язучы буларак, мәсьәләнең теоретик өлешенә тукталды. “Татар хатын-кызлары ХХ йөз башында гына әле фотога төшә башлаган. Ә бит милли кием аңарчы да булган, аларының үрнәген без белмибез. Татар – зур милләт, хатын-кыз киемнәре дә төрле-төрле, мәсәлән Себер татарларыныкы Кырым татарларыныкыннан аерылып тора. Без өлге (эталон) итеп Казан татарларыныкын атыйбыз. Әле Казан татарларының да милли киеме бүленә. Шәһәр байбичәләренеке, авыл хатыннарыныкы. Узган гасырда кием милли һәм динигә аерылмаган. Гәүрәтне каплау төп максат саналган. Хәзер без күбрәк сәхнә киемнәренә өстенлек бирәбез. Бирегә җыелган абыстайларның да күбесе нәкъ шулай киенеп килгән”, - диде Ф.Бәйрәмова. Язучы миллли киемне кабаттан көнкүрешкә кайтару заруриятен җиткерде. Мәсәлән, 26 апрельдә – Тукай һәйкәле янына калфак, кәләпүш, читек киеп барыйк, дигән фикерен өстәде. Моннан берничә ел элек “Ак калфак” бөтендөнья татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасы  да Татарстан күләмендә Милли киемнәр көнен игълан итү тәкъдимен күтәреп чыккан иде.
   Абыстайлар җыенына галимә Резидә Сафиуллина чигүле яулык, чигүле алъяпкычтан килгән иде. Аның тырыш авыл кызы образына залдагылар соклануларын белдереп алкышларга күмде. Милли киемдә татарның ныклыгы, сабырлыгы, горурлыгы чагылыш таба. Ул үз чыгышында милли кием фабрикаларын яңадан эшләтеп җибәрергә кирәклегенә басым ясады.


ТАССРның йөз еллыгы, Туган тел елы уңаеннан оештырылган конференциядә кайбер делегатлар үз киемнәрен дә тәкъдим итте. Төрле осталык дәресләре вакытында  мөслимәләр  кул эшләнмәләре дә башкарырга өйрәнде.
 Милли костюмнарыбызга күз ташласак, элеккеге осталарның баш киемнәрен бизәүгә зур игътибар иткәннәрен күрергә мөмкин. Ирләр түбәтәе, кәләпүше дә, хатын-кыз калфаклары да бизәк-нәкышләргә бай. Себер татарларының баш киеме – “сарауц” алтын бизәк белән эшләнгән. Алабуга, Мамадыш, Чистай өязләрендә яшәгән керәшеннәрнең баш киеме – “сүрәкә”дә дә “нәгыш” дип йөртелгән тоташ чигү алымы катнаша. Ә мишәр хатын-кызлары алтын җепләр белән чигелгән “салавыч” дигән баш киеменә өстенлек биргәннәр. “Казан татарлары исә калфак, изү, күкрәкчә, камзулларын алтын җепләр белән чигеп бизәгәннәр. Аларның Европа стиленә якынлашкан чигү алымнары башкаларга да йогынты ясаган. Аларда без чигүнең камил үрнәкләрен генә күрәбез. Ләкин борынгы бизәк һәм асыл, кабатланмас нәкышләрнең кайберләре җуелган шул. Аларны тәфсилләп өйрәнгән кешенең күзенә болар бик тиз ташлана. 
Мөселман һәм татар милли киеменең симбиоз тәшкил иткәнен дә онытмаска иде. Милли кием тарихын өйрәнгән галимнәр фикеренчә, замана шаукымына бирелеп, чын асылыбызны югалтмыйк, чөнки бу – безнең зур байлык, ә ул байлыкны кайтару һәм саклау өчен дәүләт дәрәҗәсендә гамәлләр башкарырга кирәктер...
Танылган татар модельеры Рөстәм Исхаков бер әңгәмәсендә, киенү аңнан башлана дигән иде. Чыннан да, милли кием: әйтик, калфак, чигүле күлмәк  йә читек киеп урамга чыгу өчен дә батырлык сорала. Минемчә, башына калфак беркеткән хатын-кыз яки кәләпүш кигән ир-ат ул инде  милләт вәкиле буларак, үзендә җаваплылык тоя..

Фотолар Татарстан Диния нәзарәтеннән алынды

Шулай ук укыгыз: http://idel-tat.ru/news/novosti-tt/kazanda-milli-kiem-populyarlasha

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Теги: Минниханов, 100 лет ТАССР, Татарстан милли кием Татарстан Диния нәзарәте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев