Логотип Идель
Яңалыклар

Министр белән туры эфир: яшьләрне нәрсә борчый?

"Федераль хөкүмәт дәрәҗәсендә дә җитди ярдәм чаралары күрелә, һәм безнең республикада да – сез бөтен процессларга Президентыбызның актив рәвештә вәзгыятьне шәхсән контрольдә тотуын күрәсез», - диде министр үз аудиториясенә.

Кичә Татарстан Яшьләр эшләре буенча министр Дамир Фәттахов Instagram да үзенең рәсми аккаунтында яшьләрне борчыган сорауларга җавап бирде.

Яшьләр турыдан-туры эфирлар кысаларында республика министрлыклары һәм ведомстволары вәкилләренә сораулар бирә алды. Бу инициатива белән Яшьләр эшләре буенча министр Дамир Фәттахов Instagram да үз аккаунтында турыдан-туры трансляция вакытында чыгыш ясады.

"Безнең бурыч – социаль өлкәдә яңа программалар формалашачак вакытта сезнең мәнфәгатьләрегезне яклау. Хәзер безгә дәүләт хакимияте органнарының сезгә нәрсә белән ярдәм итә алганын аңлау өчен, яшьләрне борчыган мәсьәләләрне хәл итү.

Сүз уңаеннан, татарстан яшьләрен борчыган сорауларга килгәндә, интернетта таралган артык күп мәгълүмат аркасында, кешеләргә өйдән ябык предприятиеләргә эшкә чыгарга мөмкинлек бирә торган белешмәләр буенча рәсми мәгълүматны кайдан табу, әниләр һәм балалар өчен түләүсез психологик ярдәм күрсәтү, футбол фристайлы буенча җәйге лагерь сменасының кайчан оешуы кебек тәкъдимнәр әйтелде.

"Федераль хөкүмәт дәрәҗәсендә дә җитди ярдәм чаралары күрелә, һәм безнең республикада да – сез бөтен процессларга Президентыбызның актив рәвештә вәзгыятьне шәхсән контрольдә тотуын күрәсез», - диде министр үз аудиториясенә.

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Теги: Дамир Фәттахов

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев