Логотип Идель
Яңалыклар

Министр Эльмира Зарипованың Халыкара гаилә көне уңаеннан котлавы

Кадерле татарстанлылар! Чын күңелдән сезгә нык сәламәтлек, бәхет, иминлек һәм аяз күк йөзе телим. Өйләрегездә һәрвакыт мәхәббәт һәм татулык хөкем сөрсен!

    Ел саен 15 май көнне без иң якты бәйрәмнәрнең берсе – Халыкара гаилә көнен билгеләп үтәбез.

    Һәр кеше тормышында гаилә иң мөһим кыйммәт һәм ышанычлы терәк булып тора. Гаиләдә без мәхәббәт һәм кайгыртучанлыкка өйрәнәбез, зирәклек дәресләре һәм әхлаклылык әлифбасы белән танышабыз. Гаилә аша буыннан буынга халкыбызның традицияләре һәм мәдәнияте күчә.

  Бүген Татарстан Республикасында, тулаем илдәге кебек үк, демографик вәзгыятьне яхшыртуга, балаларга сыйфатлы тәрбия бирү, уку һәм ял итү өчен шартлар тудыруга юнәлдерелгән дәүләт программалары комплексы гамәлгә ашырыла.
Дәүләт күп балалы гаиләләргә аерым игътибар бирә. Бүгенге көндә Татарстанда өч һәм аннан да күбрәк бала тәрбияләнүче 39 164 гаилә яши.

    Россия Федерациясе Президенты В.В. Путин тарафыннан игълан ителгән Балачак унъеллыгы кысаларында илдә яшь гаиләләрнең тормыш сыйфатын яхшыртуга юнәлдерелгән күп кенә инициативалар кертелде. Алар арасында беренче бала туу (уллыкка алу) белән бәйле рәвештә, җан башына уртача кереме төбәктәге яшәү минимумының ике тапкыр күләменнән артмаган гаиләләр өчен айлык түләүләр дә бар. Федераль чаралардан тыш, Татарстанда балалы гаиләләргә республика социаль ярдәм чаралары да күрсәтелә. Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов инициативасы белән даими авыл җирендә яшәүче һәм бала тапкан хатын-кызларга өстәмә ярдәм кертелде. Быел мондый түләү алу хокукына 29 яшькә кадәр өченче баласын гына түгел, аннан соңгы һәр бала тапкан әниләр дә ия булды. 2019 елда Татарстан авылларында яшәүче 2 302 кеше бер тапкыр бирелә торган түләү алды.

    Бүген, бөтен дөнья яңа коронавирус инфекциясенә каршы көрәш юлына басканда, дәүләт балалы гаиләләргә аерым ярдәм күрсәтә. Әйтик, пандемия чорында эшен югалткан гражданнар балигъ булмаган һәр балага өстәмә түләүләр алырга мөмкин. Россия Президенты В.В. Путин Указы нигезендә, җан башына уртача кереме яшәү минимумыннан кимрәк булган, 3 яшьтән 7 яшькә кадәрге балалары булган гаиләләр өстәмә түләүләр алачак. Республикада өстәмә ярдәм 15 меңнән артык гаиләгә күрсәтеләчәк.

    11 майда Россия Президенты В.В. Путин гражданнарга, шул исәптән балалы гаиләләргә ярдәм итү буенча яңа чаралар турында игълан итте. Шулай итеп, бала карау буенча пособиенең минималь күләме 2 тапкырга артачак. 3 яшькә кадәрге балалары булган Россиянең барлык гаиләләре өчен 5 мең сум күләмендә ай саен түләнә торган акча каралган. Моннан тыш, 3 яшьтән алып 15 яшькә кадәр балалар тәрбияләүче һәр гаилә, һәр балага 10 мең сум күләмендә бер тапкыр бирелә торган түләү алу өчен мөрәҗәгать итә ала.

    Бу катлаулы чорда дәүләт тарафыннан кабул ителә торган гаиләләргә ярдәм итү чаралары гаилә, ата-аналык һәм балачакны яклау безнең илдә һәрвакыт беренче чираттагы бурыч булуын раслый. Балаларның Россия дәүләт сәясәтенең мөһим приоритеты булып торуы турындагы норманың Конституциягә төзәтмәләренә кертү дә очраклы түгел.

    Татарстанда «Ярдәм янәшә! Помощь рядом!» республика хәрәкәте кысаларында бу катлаулы вакытта аз тәэмин ителгән гаиләләргә бушлай азык-төлек җыелмалары да бирелә. Хәрәкәткә бизнес, хакимият, иҗтимагый оешмалар һәм битараф булмаган барлык кешеләр дә кушылды. Хәйрия инициативасын Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнеханов та хупланды.

     Бу бәйрәм көнендә мөмкинлекләре чикле балалар тәрбияләүче ата-аналарга, тәрбиягә бала алганнарга, күп балалы гаиләләргә аерым рәхмәт сүзләрен җиткерәм. Сезнең җиңүләр һәм гомер сәхифәләрегез үз гаиләңә хезмәт итүнең лаеклы үрнәге булсын.

    Кадерле татарстанлылар! Чын күңелдән сезгә нык сәламәтлек, бәхет, иминлек һәм аяз күк йөзе телим. Өйләрегездә һәрвакыт мәхәббәт һәм татулык хөкем сөрсен!

фото - pixabay.com

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Теги: Гаилә көне

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев