Гаилә көне тег белән яңалыклар
-
15 мая 2020 - 09:57
Министр Эльмира Зарипованың Халыкара гаилә көне уңаеннан котлавы
Кадерле татарстанлылар! Чын күңелдән сезгә нык сәламәтлек, бәхет, иминлек һәм аяз күк йөзе телим. Өйләрегездә һәрвакыт мәхәббәт һәм татулык хөкем сөрсен! -
15 мая 2020 - 08:59
«Кош – канаты, гаилә бердәмлеге белән нык»
Камал театры оркестры скрипкачысы Динә һәм труппаның көчле артисты Илнур Закировлар гаиләсе белән нәкъ биш ел элек очрашып сөйләшкән идек. Шул вакытта киләчәккә планнары турында сорагач, гаиләне тулыландырырга, иҗатта камилләшергә дип җавап кайтарды алар. Максатларына ирештеләр: мәхәббәт җимешләре Зәлия үсеп килә, Илнурның бер-бер арты рольләре туып тора, Динә исә «Җырлыйк әле» тапшыруында скрипкада уйный, төрле чараларда да актив катнашалар. Тамашачы белмәгән тагын нинди яңалыклары бар икән? -
15 мая 2020 - 08:34
Сәхнә артында узган балачак
Оясында ни күрсә, очканда шул булыр, ди халык. Берәүгә дә сер түгел, күп артистларның балалары пәрдә артында яки әти-әниләре белән гастрольләргә йөреп үсә. Андыйларның күңелендә сакланган иң якты һәм иң җылы балачак хатирәләре дә театр белән бәйле була. Чөнки театр алар өчен икенче йортка әйләнә. Без дә Г.Камал исемендәге академия театры артистларының ул-кызлары белән шул хакта сөйләштек. Хәер, күбесе хәзер үзләре үк тамшачыга яхшы йөзләр инде.